Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Радик Хәсәнов ​Республика һәм шәһәр көне уңаеннан яшел үзәнлеләрне бәйрәм белән котлый!

Хөрмәтле серголылар, яшел үзәнлеләр һәм шәһәр кунаклары! Кадерле дуслар!

Республика көне һәм шәһәр көне уңаеннан иң җылы һәм эчкерсез котлауларны кабул итегез! Бу үзенчәлекле бәйрәм - Татарстанның күп милләтле халкының бердәмлеге, татулыгы һәм дуслыгы символы. Календарь җәенең соңгы көннәрендә без кече Ватаныбызда ирешкән уңышларыбызга йомгак ясыйбыз.

Чирек гасырдан артык элек икътисадны тотрыклы үстерүгә, рухи һәм мәдәни потенциалны ныгытуга, җәмгыятьтә тынычлык һәм бердәмлек булдыруга юнәлтелгән Татарстанны үзгәртеп коруга мөһим башлангыч салынды. Безнең республика тарихында яңа бит ачылды. Бүген Татарстан - көчле, тотрыклы үсә, ел саен дөньяда танылып килә торган төбәк, һәм монда, әлбәттә инде, һәрберебезнең дә өлеше бар.
«ПОЗиС» АҖ (POZIS) һәм аның хезмәткәрләре шәһәр һәм төбәкнең икътисадын ныгытуга һәм социаль үсешенә зур өлеш кертә. Бүген завод югары конкурентлы продукция, уникаль машина төзү җиһазлары җитештерү, төп производствоны модернизацияләү һәм Россия чикләреннән еракка һәм БДБ илләренә сәүдә географиясен планлы киңәйтү буенча актив эшли.
ПОЗИСның сыйфатлы, уңайлы, заманча продукциясе базарда лидерлыкны тотуын кулланучыларның һәм сатып алучыларның артуы белән исбатлап тора. Без үз продукциябез һәм аны ясаучы завод коллективының хәзергесе һәм узганы белән горурланабыз. Безнең кешеләрнең патриотизмы шикләндерми: алар аны көн саен тырыш хезмәтләре белән исбатлый. Безнеңчә, POZIS коллективының һөнәри осталыгы һәм бердәмлеге Яшел Үзәнгә һәм Татарстанга яңа үрләр яуларга мөмкинлек бирә.
Чын йөрәктән без Ватаныбызның күп милләтле халкына ныклы сәламәтлнек, оптимизм, уңышлар телибез! Бәйрәм белән!

Радик Хәсәнов,
«ПОЗис» (POZIS) АҖнең генераль директоры
Константин Антипов,
башлангыч профсоюз оешмасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X