Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Җәүһәр» елдан-ел матуррак ялтырый

Быел да традиция буенча «Иске Казан - Түгәрәк уен» фестиваль-конкурсы өч этапта узды. Беренчесендә видеороликларга нәтиҗә ясасалар, соңгы икесендә Балык Бистәсе һәм Югары Осланда һөнәри осталыгыбызны күрсәттек.

«Җәүһәр» ансамбле елдан-ел остара гына бара. Башта катнаштык кына, аннары, икенче елда, иң яхшы 8 ансамбль исемлегенә кердек. Узган ел 3нче дәрәҗә диплом алып кайт­кан булсак, быел - 2 дәрәҗәлесен. Мин «Җәүһәр»гә йөреп, халкыбызның гореф-гадәтләрен, уен-йолаларын, җыр-биюләрен түкми-чәчми халкыбызга җиткерүче егет-кызларым белән горурланам.

Резедә Александрова.
Осиново


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев