Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пәйгамбәребез туган көндә (2нче кисәк)

- Әгәр дә хәзер телевизорлар булмаса, без диннәр арасында сугыш баруын белмәс тә идек, - диде район башлыгы Александр Тыгин. - Безнең Татарстанда гомер-гомергә милләтләр һәм диннәр арасында тынычлык булды һәм булачак. Катнаш гаиләләр бик күп. Ә аларда иң яхшы балалар туа. Пәйгамбәрләрнең берсе дә сугыш, ызгышларга өндәмәгән. Ил-көннәребез һаман...

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, бу бәйрәмнең әһәмиятен билгеләп, барыбызны да котлап, изге теләкләрен җиткерде.
- Бу бәйрәмне бидгать дип, аны тыючылар да бар. Хөрмәтле дин кардәшләр, Бохари җыентыгында пәйгамбәребезнең дүшәмбе саен ураза тотуы язылган. Уразада булуын ул бу көнне дөньяга килүе белән аңлаткан. Пәйгамбәребезгә хөрмәт йөзеннән, дуслык җеп­ләрен тагын да ныгыту өчен, мондый җыелулар безнең өчен бик кирәк.
Ул, район башлыгы Александр Тыгинның мөселманнарга карата хөрмәтен һәм шундый чараларны уздыруга өлеш кертүен билгеләп, Татарстан Республикасы мөфтияте исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
Бу көнне мәдәният сарае сәхнәсе гөрләп торды. Пәйгамбәребез тормышына, халкыбызның гореф-гадәтләренә, Ислам тарихына багышланган театраль­ләш­терелгән күренешләр күр­сә­телде, дини күркәм җыр­лар башкарылды, вәгазь һәм мөнәҗәтләр сөйләнде. Бигрәк тә Мулла Иле, Олы Ачасыр, Бакырчы авылларыннан олысы-кечесе матур чыгышлары белән куандырды. Шәһәрдән, әлбәттә инде, 5нче гимназия, 16нчы һәм 7нче мәктәп укучылары чыгышлары үзенчәлекле булды. 5нче гимназиядән Резидә Галиәкбәрованың (музыка укытучысы Алсу Нәҗметдинова) оста итеп мөнәҗәт башкаруы тамашачылар күңеленә хуш килде. 7нче мәктәп укучылары укытучылары Салисә Исхакова җитәкчелегендә бик эчтәлек­ле «Әбием сандыгы» дип аталган күренеш күрсәтеп, милләтебезнең уңган-булганлыгын, алтын-көмеш җепләр белән түбәтәйләр чигүен, керосин уты астында төннәр буе оекбаш-бияләйләр бәйләвен тәфсилләп сөйләделәр һәм бүгенгә кадәр кадерләп сакланып калган ашъяулык, кулъяулык һәм башка кул эшләрен күрсәттеләр. Күпме күз нуры түгеп, җан җылысы биреп чигелгән бу әйберләрдән хәзер күзне алып булмый. Бу сандык­лар ешрак ачылсын, шуның белән буыннар чылбыры сак­лансын иде диелде анда. Мулла Иле авылыннан имам Равил Сәйфетдинов җитәкчелегендәге мөселманнар чыгышы да эчтәлекле булып истә калды.
Бу бәйрәм тагын бер тапкыр Ислам диненең асылын, нигезен аңларга, милләтебезнең бөеклеген, татулыгын исбатларга юл куя. Мәүлид мөбарәк булсын!
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев