Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пәйгамбәребез туган көндә (1нче кисәк)

Ислам дөньясында пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәләмнең туган көнен ел саен билгеләү гадәткә кертелгән. Яшел Үзәндә дә бу вакыйганы быел аеруча зурлап үткәрделәр.

Халык киенеп-ясанып, иң матур киемнәрен киеп, чыгыш ясаучылар милли киемнәргә өстенлек биреп, шәһәребезнең иң зур мәдәният үзәге - Горький исемендәге сарайга җыелды. Хөрмәт белән шәһәр җитәкчеләре дә килде. Район авылларыннан мәхәлләләр дә үз мөселманнарын җыйнап алып килгән. Берсе дә бу район күләмендәге чарага битараф кала алмаган. Әби-апалар, ак яулыкларын ябып, куанып-шатланып, яраткан оныкларын ияртеп килгән. Ишек төбеннән үк кунакларны якты йөз белән каршы алдылар, теләгән кешегә конкурс-викториналарда катнашырга, мөселман кирәк-ярагы да сатып алырга мөмкин булды.
Яшел Үзән мөселманнарын пәйгамбәребезнең туган көне белән котларга республиканың Диния нәзарәтеннән дә олы кунак - мөфти җитәкчелегендә вәкилләр килү шулай ук зур вакыйга булды.
Бәйрәм чарасын ачып җибәргән район башлыгы Александр Тыгин мөселманнарның һәм христианнарның бәйрәменең бергә туры килүеннән зур мәгънә табып, безнең республикада халыклар дуслыгы булуын гына түгел, диннәр арасында да теләктәшлек булуын билгеләп узды.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев