Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Призерлер арасында безнекеләр дә бар

"Татарстан Республикасында 2014-2020 елларда кулланучылар хокукын яклау комплекслы системасын үстерү" республика программасы кысасында республика олимпиадасы булып узды.

Анда катнашу өчен безнең шәһәрдән 68 гариза бирелгән. Ул өч этапта барып, иң соңгы турга 14нче лицей укучысы Екатерина Тяпкова узган. Жюри аны "Кулланучылар белемен алуда активлыгы өчен" номинациясендә Мактау кәгазе белән бүләкләгән. Шулай ук тарих һәм җәмәгать белеме укытучысы Вера Кашаринага Рәхмәт хаты бирелгән.

Призерларны 14нче лицейда ТР дәүләт алкоголь инспекциясе Яшел Үзән территориаль органының бүлек җитәкчесе Флера Гаязетдинова бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев