Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Предприятие юкка чыгарылган очракта, хезмәткәргә нинди түләү каралган?

Сорауга юрисконсульт Энҗе Шакирова җавап бирә. - Мин эшли торган оешма бетерелә, ягъни юкка чыгарыла икән. Эштән киткәндә хезмәткәрләргә ничек түләргә тиешләр? Римма Макарова. - РФ Хезмәт кодексының 178нче маддәсенә ярашлы рәвештә, хезмәт килешүе оешма юкка чыгарылу сәбәпле өзелгән очракта, эштән азат ителүче хезмәткәргә уртача бер айлык хезмәт хакы күләмендә...

Сорауга юрисконсульт Энҗе Шакирова җавап бирә.

- Мин эшли торган оешма бетерелә, ягъни юкка чыгарыла икән. Эштән киткәндә хезмәткәрләргә ничек түләргә тиешләр?
Римма Макарова.

- РФ Хезмәт кодексының 178нче маддәсенә ярашлы рәвештә, хезмәт килешүе оешма юкка чыгарылу сәбәпле өзелгән очракта, эштән азат ителүче хезмәткәргә уртача бер айлык хезмәт хакы күләмендә пособие түләнә, шулай ук эшкә урнашканчыга кадәр уртача айлык хезмәт хакы (эштән киткәндә түләнә торган пособиене дә кертеп) саклана. Тик эштән азат ителгән көннән алып ике айдан да артык түгел. Кайсыбер очракларда, мәшгульлек үзәге карары нигезендә, әгәр эштән азат ителгән кеше ике атна эчендә шушы үзәккә мөрәҗәгать итеп тә, аны эшкә урнаштырырга ярдәм итә алмаган булсалар, өч ай буе да түләнергә мөмкин.
Эштән китү сәбәпле түләнә торган пособие хезмәт килешүе тәмамланган көнне үк бирелергә тиеш. Ә инде алга таба да хезмәт хакы саклансын өчен, эш бирүчегә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Ике ай дәвамында уртача айлык хезмәт хакы сакланганлыктан, эш бирүче аны икенче айның ахырында түләргә тиеш. Тик «эштән азат ителгәндә түләнергә тиешле пособиене дә кертеп» дигән сүз булганлыктан, хезмәткәр тагын бер генә уртача айлык хезмәт хакы алырга хокуклы. Әгәр дә инде, югарыда әйткәнемчә, мәшгульлек үзәге карарын китереп бирсәгез, бу очракта тагын бер айлык хезмәт хакын түләргә мәҗбүр булачаклар. Ә мондый карарны алыр өчен, эштән азат ителгән көннән алып ике атна эчендә мәшгульлек үзәгенә исәпкә басарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев