Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ПОЗиСта бәйрәм итә беләләр

Яшел Үзәндәге эре предприятиеләрнең берсе «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсендә эшләүче 5 меңгә якын кешенең яртысын хатын-кызлар тәшкил итә. Гүзәл затлар көчле ир-атлар белән беррәттән хезмәт куйса да, алар сынатмый, өстәвенә яхшы нәтиҗәләргә дә ирешә әле. Гаилә алып бару, балалар тәрбияләү дә күбрәк алар кулында. Ел саен март аенда предприятие...

Яшел Үзәндәге эре предприятиеләрнең берсе «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсендә эшләүче
5 меңгә якын кешенең яртысын хатын-кызлар тәшкил итә. Гүзәл затлар көчле ир-атлар белән беррәттән хезмәт куйса да, алар сынатмый, өстәвенә яхшы нәтиҗәләргә дә ирешә әле. Гаилә алып бару, балалар тәрбияләү дә күбрәк алар кулында. Ел саен март аенда предприятие җитәкчелеге шушы батыр хатын-кызларның хезмәтен бәяләп, аларга бәйрәм концерты бүләк итә.
Бу ел да искәрмә булмады.
4 мартта предприятиенең тырыш хатын-кыз хезмәткәрләре Горький исемендәге мәдәният сараеның зур залына бәйрәм чарасына җыелды. Тамаша залында алма төшәрлек урын да юк иде. Җыелучыларны бәйрәм белән котларга дип сәхнәгә предприятиенең генераль директоры Радик Хәсәнов күтәрелде. Ул серголы хатын-кызларга, ветераннарга, кунакларга иң җылы тәбрикләүләрен җиткереп, аларны күңелле яңалык белән шатландырды. Директор, корабтан балга эләккән кебек булып чыкты. Ул яңа гына Мәскәүдән завод өчен бик тә кирәкле, көтеп алынган килешү төзеп кайткан. «5:0 безнең файдага булды, ниһаять, безне аңладылар, бәяләделәр, - диде ул сүзен дәвам итеп. - Сөйләшүләр алып бару процессы тәмамланды. Зур тырышлык һәм республикабыз Президенты ярдәме белән Мәскәүдә оборона заказы буенча бик зур контракт төзүгә ирештек. Бу яңалыкны да Сезгә бәйрәм бүләге буларак кабул итсәгез иде. Димәк, безнең киләчәк бар. Озакламый атнага «8әр көн эшләргә», яңадан хезмәткәрләр эшкә җыярга туры киләчәк әле. 11нче корпусны модернизацияләү проектын гамәлгә ашыруны дәвам итәбез. Аны без 2015 елда тәмамларга җыенабыз. Торак мәсьәләсе дә хәл ителер. Үзебезнең завод ипотекасы буенча йорт төзиячәкбез. Без - җиңүчеләр. Барыгызга да зур рәхмәт! Барыгызны да яз бәйрәме белән кайнар котлыйм!» Әлеге күңелле яңалыкны хатын-кызлар алкышлар белән кабул итте.
Серголыларны бәйрәм белән Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин да котлап, үзенең иң якты теләкләрен җиткерде. Завод һәм шәһәр икесе бер-берсен тулыландыра, заводта заказлар күбрәк булган саен шәһәр өчен дә ул файдага гына диде. Заводның йортлар төзүгә керешүен дә ул бик хуплап каршы алды.
Сәхнәгә бер-бер артлы «Хатын-кыз - ПОЗИС» бәйгесенең төрле номинацияләрендә җиңүче гүзәл хатын-кызлар күтәрелде. Аларга аллы-гөлле чәчәк бәйләмнәре һәм «BOSCH» кер юу машинасы алуга сертификатлар бүләк итеп бирелде.
Концерт программасында Казан һәм Яшел Үзән артистлары катнашты. Танылган артист Венера Ганиева һәм аның укучылары, җырчылар Мөнир Рахмаев, Азалия Зиннәт һәм башкалар хатын-кызларга бик күп күңелле мизгелләр бүләк итте.
Иң соңыннан сәхнәгә предприятиенең ир-ат җитәкчеләре күтәрелеп, күмәк җыр башкарып, хатын-кызларга тагын бер бүләк ясады.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X