Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Полициягә дүрт аяклылар ярдәм итә

Яшел Үзән кинологлары үзләренең дүрт аяклы акыллы ярдәмчеләре белән җәмәгать урыннарындагы тәртипне һәм халык иминиятен саклый башлауларына унбиш елдан артып китте.

Кинологлар хезмәте Үзәге Яшел Үзән эчке эшләр идарәсендә 2000 елның апрелендә оеша. Беренче җитәкчесе итеп милиция подполковнигы Вячеслав Гаврилов билгеләнә, ә бер елдан бу вазифаны милиция лейтенанты Сергей Парамоновка йөклиләр. Үзәк белән бүгенге көндә дә, хәзер инде полиция майоры дәрәҗәсенә ирешкән Сергей Парамонов җитәкчелек итә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән бүлекчәсендә 20 дүрт аяклы сугышчы үзләренең хуҗалары белән хәрби хезмәтнең барлык этапларын узалар. Һәр этнең (болар немец овчаркалары һәм лабрадорлар) үз белгечлеге - алар эзтабарларга, пост-патруль хезмәткәрләренә, сакчыларга һәм корал, шартлаткыч матдәләр, наркотикларны табучыларга бүленәләр. Аларны кинологлар үзәгендә 18 вольерда асрыйлар. Кинолог-инструкторлар ярдәмендә күптөрле өйрәтү дәресләрен узалар.

Лилиана Куликова.

Язманың тулырак вариантын газетаның 46нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев