Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Полиция капитаны Рәдиф Җиһаншин иң әйбәтләр исәбендә

32 яшьлек полиция капитаны Рәдиф Җиһаншин - Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә иң әйбәт участок уполномоченныйларының берсе. Рәдиф Рифкать улы милициягә 10 ел элек институт тәмамлагач килгән.

Норлат милиция бүлеге хезмәт күрсәткән территориядә аңа бетмәс-төкәнмәс эш белән очрашырга туры килә. Ул үзе шушы районда - Мамадыш-Әкил авылында туып-үсеп, шунда укып чыкса да, беренче вакытта барыбер бик авырга туры килә. Эш көне иртә таңнан башланып төнгә кадәр дәвам итә. Иң күбе көнкүреш ызгышларын хәл итү була.
- Эчкечеләр, уңышсыз гаиләләр, психик авырулар һәм кляузниклар тагын бер «баш авыртуы», - дип сөйли Җиһаншин. - Участокта тәүлек буе ашамыйча-эчмичә эшләгән вакытлар күп булды. Өйгә йокларга гына кайта идем.
2010 елда Рәдиф Рифкать улы хатыны Диләрә һәм яңа туган улы Данил белән Яшел Үзәнгә күченеп килә. Җиһаншин хәзер «Пищекомбинат» тукталышыннан алып Гоголь урамына кадәрге территориягә хезмәт күрсәтә. Автозаправка, бизнесүзәк, мәктәп, шәхси йортлар кергән 14 урам һәм Чапаев урамындагы тулай торак. Тулай торак участковыйга бик күп мәшәкать тудыра. Гадәттә, полициягә хәбәрләр анда яшәүчеләр хезмәт хакы алгач, ял көннәрендә күп килә. Яшәүчеләр спиртлы эчемлекләр кулланып сугыша, бер-берсен кәстрүлләр белән кыйный, салкын корал куллану очраклары да һаман булып тора. Участковый материал җыя, ике якны сораштыра, дөреслекне эзли, ә аннан соң, материалны карау өчен, мировой судьяларга җибәрә.
- Алкоголь - бөтен бәлаләрнең сәбәбе, - ди Рәдиф Җиһаншин.
- Профилактик әңгәмәләр уздырам. Күптән түгел бер яшь ананың баласы белән ничек аралашуын карап торам. Ул улына акыра-бакыра, үзе аягында көчкә басып тора. Ятышсыз сүзләр белән сүгенә. Мин аңа өенә кайтып ятарга куштым, ә ул моңа каршы мине сүгәргә тотынды. Аны мин наркология бүлегенә алып киттем. Дәваханәдә аның йөкле булуы ачык­ланды. Минем үземнең ике улым бар, әмма мин әниләренең аларга шундый мөнәсәбәтен күргәнем юк.
Шәхси сектор бик күп мәшәкать тудыра. Анда 3 меңгә якын кеше яши. Анда барысы да тыныч кебек тоелса да, һәр йортта тормыш кайный, ызгыш-талашлар да еш чыга. Күршеләр һәр сантиметр җир өчен сугыша, туганнар мирас буенча күчкән һәр кашыкны бүлешә. Бу елның 10 ай эчендә участковый гражданнардан килгән 150 гаризаны караган, 92 беркетмә төзегән, 10 җинаятьне ачкан.
- Халык белән тыгыз элемтәдә торгач, әзерләнүче җинаятьләр, террорчылык актларын кисәтеп була, - дип сөйли Рәдиф Рифкать улы. - Халык белән хезмәттәшлек итү ике як өчен дә файдалы. Шуңа күрә теләсә нинди хәбәр белән миңа мөрәҗәгать итәргә була. Безнең пункт Заикин урамының 14/1 йортында урнашкан, яисә 4-32-63 телефоны аша шалтыратырга мөмкин.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат үзәге хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев