Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Поездлар расписаниесе үзгәрә

18 һәм 24 мартта Казанны Свияжск һәм Албаба белән бәйләүче шәһәр яны поездлар расписаниесендә үзгәрешләр булыр дип көтелә.


Бу Свияжск һәм Яшел Үзән аралыгында була торган ремонт эшләре белән бәйле. 6003нче Казан - Свияжск поезды (китү - 12.23, килеп җитү - 13.44) 6004нче Свияжск - Казан (китү - 14.22, килеп җитү - 15.40) поезды «Зеленый Дол» станциясенә кадәр генә бара. Свияжск - Зеленый Дол участогында составлар расписаниедән чыгарыла.
6365нче Казан - Албаба (китү - 13.50, килеп җитү - 15.45) 6366нчы Албаба - Казан (китү - 16.30, килеп җитү - 18.27) поездлары «Зеленый Дол» станциясенә кадәр генә бара. Зеленый Дол - Албаба участогында поездлар расписаниедән чыгарыла, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте. mindortrans.tatarstan.ru. http://mindortrans.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/399734.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев