Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Почтальоннар бәйгесендә безнекеләр җиңүче

«Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте беренче ярты еллыкка газета-журналларга яздыру буенча иң яхшы почтальоннарны котлады.

«Иң яхшы шәһәр почтальоны» булып Яшел Үзәннән Мәдинә Хөсәинова танылды. Исеме шәһәрнеке дип аталса да, Мәдинә ханым нигездә шәхси секторда эшли. Шуның белән дә эше бермә-бер катлаулана. Монда инде йортларның ераклыгы да, юлларның чистартылмавы да роль уйный. Аның каравы, эшен чын күңеленнән яратып башкара, 142 кешене газета-журналга яздырган, подписчиклар саны 58%ка арткан.

-«Татарстан Почтасы» җитәкчеләре һәм хат ташучылар адресына рәхмәт җиткерәсем килә. Алар матбугатны вакытында җиткереп кенә калмый, ә безнең пописчиклар аудиториясен оештыра. Бу зур хезмәт һәм үз эшенә чын күңеле белән бирелгән кешеләр булуы сөендерә, - дип сөйли «Татмедиа» АҖ директоры Фәрит Шәһиәхмәтов.

Җиңүчеләрнең һәммәсенә 30 мең сум, почтага 50 мең сум күләмендә премия тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев