Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Пешекче эше кәсеп түгел, ә сәнгать» (2нче кисәк)

Компетентлы жюри конкурс барышында эш алымнарының дөрес кулланышын, куркынычсызлык кагыйдәләренең, санитариянең сакланышын да күзәтеп тордылар.

Моннан тыш, ризыкларны авыз иткәндә дә конкурсантларны канатландырырлык сүзләрен дә, киңәшләрен дә жәлләмәделәр. Шулай ук пешекчеләр нәрсә дә булса әзерләгәндә, күзәтүчеләргә ямансу булмасын дип, күңелле ял программасы күрсәтелде. Бу көнне барлык катнашучылар өчен Яшел Үзән иҗади коллективлары, Казаннан килгән кунак­лар - коктейльләр ясаудан фантастик шоу оештырган барменнар командасы чыгыш ясады.
Иң дулкынландыргыч момент - бәйге ахырында гадел жюри үзенең йомгаклау сүзе белән җиңүчеләрне атады. Беренче - «Хлопотушки», икенче «Заводские пельмешки» һәм өченче урынга «Тәмле» командалары лаеклы, дип табылды. Җиңүгә ашкынган өчен «Веселые ватрушки» һәм «Шефы» төркемнәренә рәхмәт хатлары тапшырылса, иң шәп банкет менюсы өчен «Дельфин» санаторий-профилакторий командасы бүләкләнде. ААҖ «Ак Барс» Холдинг компаниясе махсус приз белән «Заводские пельмешки»ларны тагын бер кат билгеләп үтте; тукландыру цехы начальнигы һәм хезмәткәрләре Эльвира Мастрюкова, Гүзәл Николаева, Ирина Крыловаларга мактау грамоталары бирелде. Банкет ашамлыкларын җиренә җиткереп әзерләгән җәмгыять тукландыру цехы пешекчеләре Алия Заһидуллина һәм Дамир Әхмәтҗанов шулай ук аерым игътибарга, тамашачылар симпатиясе призына повар Дмитрий Лукьянов лаек булды.
Завод ашханәсе генә, димәгез! Әлеге предприятиедә эшләүче һәр хезмәткәрдән, ничек ашаталар анда сезне, дип сорый аласыз һәм аларның һәрберсе: «Телеңне йотарлык!» - дип җавап бирәчәк. Менә шундый пешекчеләр эшли анда!
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев