Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Перинаталь үзәктә өч меңгә кадәр бала туарга мөмкин

1990 елдан бирле төзекләндерелмәгән, 7 мең квадрат мәйданны биләүче бала тудыру йортына 170 млн сумлык ремонт ясалган. Монда сүз ялтырап торган идәннәр, матур диварлар, бөтен уңайлыклар турында гына бармый. Иң мөһиме - ананың, балаларның гомерен саклап калырлык заманча җиһазлар, бинаның санитар таләпләренә туры килүе һәм башкалар. Агымдагы елның 1 сентябреннән...

1990 елдан бирле төзекләндерелмәгән, 7 мең квадрат мәйданны биләүче бала тудыру йортына 170 млн сумлык ремонт ясалган. Монда сүз ялтырап торган идәннәр, матур диварлар, бөтен уңайлыклар турында гына бармый. Иң мөһиме - ананың, балаларның гомерен саклап калырлык заманча җиһазлар, бинаның санитар таләпләренә туры килүе һәм башкалар. Агымдагы елның
1 сентябреннән бала тудыру йортына яңа статус бирелде. Ул - респуб­ликаның төньяк-көнбатыш регионында «Яшел Үзән район дәваханәсе» сәламәтлек саклау дәүләт автоном учреждениесе беренче муниципальара перинаталь үзәк дип атала. Хәзер ул акушер-гинекологик хезмәтне Биектау, Кайбыч, Кама-Тамагы, Тәтеш, Апас, Югары Ослан районында яшәүчеләргә күрсәтә ала. Моннан тыш, якын тирәдәге Чуашия, Мари-Эл республикасыннан хатын-кызларны да кабул итү мөмкинлеге бар. Быел Казаннан килүчеләр саны да 10-12%ка арткан.
- Төп алга киткән уңышыбыз шул: бер бинада, мәйданны нәтиҗәле итеп кулланып, гинекология бүлеген, хатын-кызлар консультациясен дә урнаштырдык. Бала тудыру йорты шулай урнашкан, монда пациентларның юллары бер-берсе белән кисешми, - дип сөйли районның үзәк дәваханәсе баш табибы Илгиз Һидиятов.
Аякка - бахилы, өстебезгә ак халат киеп, бала тудыру йортына узабыз. Ике тапкыр бу бинага бала табарга килгән хатын-кыз буларак, күңелдә борчулы да, шатлыклы да булган хатирәләрем яңара.
Алия Гаязова
Тулырак - газетабызның 86нчы санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев