Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсиябезгә өстәмә булырмы?

- Яшел Үзәндәге КПРФ бүлегендә пенсионерларның пенсиясенә өстәмә акча билгеләү өчен анкета-имза җыялар икән дип ишеттек, шуңа аңлатма бирсәгез иде. Яшел Үзәннән укучыларыгыз. КПРФның Яшел Үзән бүлегендә безгә менә ничек аңлаттылар: - Әйе, бу шулай. Моның өчен 1928 елдан алып 1945 елга кадәр туган пенсионерлар безгә килеп анкета тутыра ала....

- Яшел Үзәндәге КПРФ бүлегендә пенсионерларның пенсиясенә өстәмә акча билгеләү өчен анкета-имза җыялар икән дип ишеттек, шуңа аңлатма бирсәгез иде.
Яшел Үзәннән укучыларыгыз.

КПРФның Яшел Үзән бүлегендә безгә менә ничек аңлаттылар:
- Әйе, бу шулай. Моның өчен 1928 елдан алып 1945 елга кадәр туган пенсионерлар безгә килеп анкета тутыра ала. Аннан соң, без аларны туплап, ТР Дәүләт Советына илтәбез. Бу ни өчен эшләнә? РФ Коммунистлар Партиясе Дәүләт Думасына Бөек Ватан сугышына кадәр һәм сугыш чорында туган пенсионерларга ярдәм йөзеннән пенсияләренә өстәп түләү тәкъдиме белән чыккан иде. Президент В.Путин бу мәсьәләне төбәкләрнең үзләренә, бюджетларына карап хәл итәргә кушты. Шуның нигезендә Россиянең 90га якын төбәгенең 17се үз пенсионерларына өстәп түли башлаган. Мәсәлән, Волгоград өлкәсендә ул - 850, Амурда - 650, Белгород өлкәсендә 800 сум һәм башкалар. Безнең республикада бу мәсьәлә әлегә хәл ителмәгән. Шуңа карамастан, безгә пенсионерлар килүдән туктамый. Анкета тутырырга теләүчеләр дүшәмбедән җомгага кадәр сәгать 10нан 15 сәгатькә кадәр Ленин урамының 40нчы йортында урнашкан КПРФ бүлегенә килә алалар. Кабатлап әйтәбез, әлегә ТРда моның буенча закон кабул ителмәгән.
Әлфия Зыякаева
әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X