Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсионерларга таныклык бирми башлыйлар

Татарстанның Пенсия фонды 1 июньнән пенсия таныклыклары бирүне туктата. Әлеге оешмада аңлатуларынча, лаеклы ялда булу турындагы таныклыклар Россия күләмендә бирелми башлый икән.

Әлеге яңалыкны документлар әйләнешенең үсеше белән бәйләп аңлатыла. "Пенсия билгеләү турындагы барлык мәгълүматны да Пенсия фондына җирле бүлекләр электрон рәвештә җибәрә. Бердәй базага керү мөмкинлеге барлык идарә тармакларында да булдырылган. Шуңа да кәгазь таныклыкларның кирәге калмады", - дип аңлаттылар Татарстан Пенсия фондында.

Моңа кадәр бирелгән таныклыклар - гамәлдә.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев