Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Парашюттан сикерергә хыялланган Илсөя

Күгеш мәктәбенең IX сыйныф укучысы Илсөя Мөхәммәтшина «Безнең подписчик» сәхифәсенең бүгенге кунагы.

Тирә-юньгә нур чәчеп торучы бу кызның шат күңелле булуы әллә каян күренә. Мәктәптә иң активларның берсе ул.

- Җыр-биюгә оста булуыңны да белдек, укырга вакытың каламы соң, кем булырга телисең?

- Биергә бик яратам, аеруча халык биюләрен. Ничек кенә биергә яратсам да, минем өчен уку беренче урында. Белемемне Казанда Банк мәктәбендә дәвам итәсем килә, анда укыйсы авыр диләр, тырышып карыйсы иде.

- Гаиләң белән дә таныштырып кит әле.

- О-о, гаиләбез зур безнең. Апам Рәзилә медицина училищесында укый, Фәнилебез балалар бакчасына йөри, иң нәниебез Зәринәгә бер ай булды. Бертуганнар күп булгач, күңелле, өебез шау-гөр килеп тора.

- Болай булгач эш бүленгәндер?

- Апа укырга киткәч, минем җилкәгә эш күбрәк йөкләнде. Без мал-туар күп асрыйбыз. Өч сыерны да савам, үгезләр, ат белән тае да бар. Йорт эшләре авыл кызына ят түгел инде.

- Кызлар хыялланучан була. Мөгаен, синдә дә бардыр андый хыял?

- Мин спортны үз итәм. Аеруча җиңел атлетика белән мавыгам, мылтык сүтеп җыярга да яратам. Хыялыма килгәндә, парашюттан сикерәсем килә.

- Гаиләгездә яратып пешерелә торган рецепт белән дә уртаклашсаң иде.

- Бик үк үзенчәлекле рецепт булмаса да, бәйрәмнәрдә «Зебра» тортын яратып пешерәбез.

Моның өчен: 3 йомырка, 1,5 стакан шикәр комы, 1 ст. каймак, 1 чәй кашыгы сода, 2 ст. он, 0,5 пачка маргарин.

Боларны барысын да болгатабыз, аннан, ике өлешкә бүлеп, 1 өлешенә какао өстибез. Табаны майлап һәр төсне икешәр кашык салабыз. Соңыннан духовкага куябыз һәм әзер булганын көтәбез. Шулай ук ашарга күңеллерәк булсын өчен, теләгәнчә бизибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев