Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Осиновода меморандумга кул куелды

Осиново бистәсен һәм «Салават күпере» микрорайонын җылылык белән тәэмин итү буенча район башлыгы Александр Тыгин һәм «КапиталЭнерго» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Михаил Кальченко меморандумга кул куйды.

Монда сүз үзенең котельные һәм кечкенә җылылык электр станциясе булган «Майский» энерго үзәге турында бара. Әлеге җылылык электр станциясенең куәте 23 490 кВТ, котельныйныкы 28 мВТ (сәгатенә 24 Гкал) тәшкил итә. Бу объект безнең районның Осиново бистәсендә урнашкан. Баш акционер булып нәкъ менә «КапиталЭнерго» акционерлык җәмгыяте тора. Проект суммасы 1 млрд сумнан артыграк.
Бу Осиново бистәсен җылылык белән тәэмин итү өчен тулысы белән җитәрлек. Район башлыгы Александр Тыгин сүзләренә караганда, әгәр дә ул халык өчен файда китерә икән җылылык белән тәэмин итү базарында конкурентлыкка район хакимияте ярдәм итә.

Алия ГАЯЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев