Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Осиново бистәсендә торак йортта газ баллоны шартлаган

Бүгенге көндә зәңгәр ягулыктан башка тормышыбызны күз алдына да китереп булмый. Өебезнең җылылыгы да, ашларыбызның вакытында пешеп өлгерүе дә аның белән бәйле.

Профилактик чаралар яки авария- мазар килеп чыгу сәбәпле берничә сәгатькә генә газсыз калсак та, хафага төшәбез, чөнки үз көенә аккан җайлы тормышыбызның бер ягы кителә. Ул уңайлыкка шулкадәр күнеккәнбез, ансыз нишләргә белмибез. Тик, көнкүрештә киң кулланыш алган ягулык белән бик сак булып, газ җиһазлары белән эшләгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен саклаганда гына, ул файда китерә. Ә аларны үтәмәгәндә... Аллаһ сакласын!
Газ белән бәйле фаҗигаләр еш булып тора. Шул сәбәпле, массакүләм мәгълүмат чаралары аша халыкны гел тетрәндергеч нәтиҗәләргә китергән хәлләр турында сөйләп, кисәтеп торалар. Тик, күрәчәк күз йомдыра, диләр, дөрестер.
26 ноябрьдә, көндезге сәгать икедә Осиново бистәсенең Үзәк урамында урнашкан өч катлы күпфатирлы йортта биш литрлы көнкүреш газ баллоны шартлый. Гадәттән тыш хәлләр ведомствосының матбугат хезмәте хәбәр итүенә караганда, фатир хуҗасы өенә әлеге газ белән тулы баллонны җылытырга алып кергән.
- Болай итү катгый тыела. Андый эшләр бары тик ачык һавада гына башкарылырга тиеш. Җылыткан вакытта баллонда барлыкка килгән куәтле басым газ саркуына китергән һәм газлы һава катнашмасы шартлаган. Нәтиҗәдә ике фатир арасындагы стена ишелгән, тәрәзәләр очып чыккан, дәваханәгә әлеге ирдән кала, хатын-кыз һәм ике яшь ярымлык кыз китерелә, - дип хәбәр итә ТРның гадәттән тыш хәлләр хезмәте.
Гаилә башлыгының ваемсызлыгы шундый һәлакәт тудыра. Ул, әлбәттә, үзенең саксыз гамәлләренең болай аяныч тәмамланасын күз алдына да китермәгәндер. Беребез дә уйламый. Андый хәлләр безгә кагылмас, хәвеф-хәтәрләр урап узар кебек бит ул. Шулай да... Сакланганны саклармын, дигән, шуны онытмасак иде.
Менә монда да, 1953 елгы ир белән хатынның тәннәренең 60-70%ы II-III дәрәҗәдә пешкән, ә 2 яшь ярымлык нәни оныкларының бите һәм беләге II-III дәрәҗәдәге пешү җәрәхәте алган. Терелеп, исән-сау өйләренә кайтырга язсын. Тик, ул бомба төшкәннән соң хәрабәгә әйләнгән фатирны хәзер яшәрлек рәткә китерү өчен дә бик күп чыгымнар һәм көч кирәк булачак. Менә бу коточкыч мәхшәрне 5 литрлы газ баллоны китереп чыгарган. Куркытыр өчен язмыйбыз, гыйбрәт алыгыз, җәмәгать! Бу хәл бер фатир хуҗаларына гына кагылып калмыйча, күпфатирлы йортта яшәүче һәр гаиләгә мәшәкать тудыра. Яшел Үзән администрациясе подъездның куркынычсызлык системасын тикшерү өчен комиссия җибәрелгән. Җимерелүнең характерын тулысынча ачыклаганчы, әлеге подъ­ез­д­­да яшәүчеләргә вакытлыча Гыйматдинов исемендәге гимназия базасында урнашу тәкъдим ителгән иде. Бүгенге көндә 4 кеше «Восточная кухня» кафесында, ә 25 кеше туганнарында яшәүне кулай күргән. Гаеплене җавапка тарту турында мәсьәлә хәл ителә. Менә шулай. Тән җәрәхәтләре җәзасы гына җитмәгән, закон каршында да җавап тотарга туры киләчәк. Әле ярый бу очрак үлемгә китермәгән. Башың төрмәдән чыкмас, Ходай сакласын.
Әле шулай ук күптән түгел Әйшә бистәсендә дә шундый фаҗига чак булмый калган. Якын тирәдә яшәүчеләрнең уяулыгы саклаган. Күршесенең 27 литрлы газ баллонын өенә алып кереп баруын күргән хатын тиз генә тиешле урынга шалтыратып хәбәр итеп өлгерә һәм һәлакәткә китерәсе баллонны вакытында алалар.
- 5 литрлы баллоннан бер подъезд зыян күрсә, 27 литрлы газ баллоны шартлаган очракта килеп чыгачак фаҗиганең масштабын күз алдына китерәсезме? Йорты белән һавага очачак иде, - дип кисәтте «Зеленодольскгаз» эксплуатация - җитештерү идарәсе җитәкчесе Айдар Кашапов.
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Тирә-ягыбыздагыларга, якыннарыбызга игътибарлырак булсак иде. Бәла-казаларның сәбәпчесе күп очракта үзебезнең ваемсызлыгыбыз. Газ - хәтәр һәм рәхимсез, ул кисәтеп тормый - шартлый. Ә нәтиҗәсен үзегез беләсез...
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев