Димәк, Юл йөрү кагыйдәләренә үзгәреш кертелгәннән соң, ОСАГО полисының кәгазь вариантын үзең белән йөртүнең кирәге дә калмаячак. Аны электрон варианты алмаштырачак.
Исегезгә төшерәбез, 2016 ел башыннан ОСАГО полисы булмаган машина йөртүчеләргә почта аша штрафлар юллана башлый. Россиянең автоиминиятләштерүчеләр берлеге ЮХИДИ белән бу хакта килешә алган. Тәҗрибә Мәскәү, Казан һәм башка кайбер шәһәрләрдә кулланыла башлаячак. Кагыйдә бозучыларны автомат рәвештә эшләүче камералар ярдәмендә эләктерәчәкләр. Штраф суммасы - 800 сум.
Чыганак - интертат.ру
Нет комментариев