Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Онытмабыз, әнкәй, мәңге сине!

Иң газиз, иң кадерле булган әниләр көнен бәйрәм итәргә дә ике генә көн калып бара. Балачактан күкрәк сөте белән бергә кереп калган әни сүзе, үсеп буйга җиткәч тә, олыгаеп үзең әни булгач та, бер минут та истән чыкмый, телдән төшми саклана.

Әниләр үзләре дә балаларының, оныкларының барлык шатлыкларын, борчуларын үз эченә сыйдырган, кирәк чакта киңәш-табышлары, догалары белән балам, диеп өзелеп торучы олы йөрәкле кешеләр бит алар. Шушы бәйрәм уңаеннан мәдәният йорты хезмәткәрләре кечкенә булса да, аналарга булган җылы хисләрен моңлы җырлары белән билгеләп үттеләр. Нигә кечкенә генә, әниләр көне бит, диярсез? Чөнки, бүген авыл мәдәният йортының бинасы тамашачылар җыяр өчен куркыныч, ишерелү ихтималы бар. Мәдәният хезмәткәрләре вакытлыча иске балалар бакчасының бер почмагына сыенырга мәҗбүр. Әмма, үз эшләрен яратып, күңел биреп башкаручы мәдәният хезмәткәрләре төшенкелеккә бирелми, «Өметсез шайтан гына» диләр, бит. Киләчәктә зур, якты бинада зал тулы тамашачылар җыеп, авылны яшәтеп, яшәртеп эшлиселәребез алда, ди алар. Шуңа да, Әниләрне тагын бер кат бәйрәмнәре белән котлап, Лилия Сибгатуллина башкарган җыр сүзләре белән тәмамлыйсым килә: «Яшибез без, Аллаһка шөкер».

Розалия Ибрагимова,

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев