Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Онык җитәкләп йөрүдән дә зур бәхет бармы соң бу дөньяда

Норлатта яшәүче Фирдәүсә Мостафина, безнең редакция хезмәткәрләре Норлатка акция уздырырга баргач, газетабызга иң беренче булып язылды.

Һәм шуның белән безне игътибарны җәлеп итте дә ул. Бу көнне базарга ул яраткан оныгы Рөстәм һәм күршесе Фәүзия Мотыйгуллина белән килгән иде.
- Очрактан файдаландым, базарда да йөрдек, кирәк-ярагын алдык, концерт карап куандык, өстәвенә, яраткан «Яшел Үзән»гә язылып, призга ия булдык, - дип сөйли Фирдәүсә ханым. - Район газетасын алдырмыйча калганыбыз юк, һәрвакыт язылып укыйбыз. Хәзер мин лаеклы ялдамын, вакытым күп. Шуңа күрә балдан татлы онык­ларны да миңа ышанып тапшыралар. Менә хәзер бакча эшләре дә башланды. Анда бөтенесен утыртырга тырышабыз: яшелчәсен дә, җиләк-җимешен дә. Ә пәнҗешәмбе базарына алдан нәрсә аласын барлап, язып киләбез. Рәхәт инде базар эшләгәч. Тормыш өчен кирәк-ярак шушында сатыла.
Фирдәүсә ханым оныклар белән мәш килүдән, бакчада эшләүдән тыш, өендә камыр ризыклары пешереп, гаиләсен тәмледән-тәмле ризыклар белән сыйларга ярата икән. Бигрәк тә гөбәдияне еш пешерә. Бөтен күңелне биреп пешергәч, тәмле килеп чыга ди ул.

- Мин камыр өчен гадәттә 2 йомырка сытам...

Язманың тулырак вариантын газетаның 41нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев