Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Оныгын «коткаруга» – 50 мең сум

27 апрельдә Васильевода яшәүче 74 яшьлек хатын наркотиклар белән тотылган оныгын «коткару» өчен курьерга 50 мең сум акча бирә.

Көндезге унбердә пенсионер хатынга берәү үзен полиция хезмәткәре дип шалтыратып, оныгының тоткарлануын һәм аны коткаруга 150 мең сум акча таләп ителүен хәбәр итә.
Кайгыга калган хатынның җыйган 50 мең сум акчасы була. Ул башта кызына шалтыратып карый, әмма, бәхетсезлегенә, кызы телефонны алмый.
10 минут эчендә килеп җиткән курьерга хатын бар булган акчасын биреп җибәрә. Курьер киткәч кенә кызы шалтырата һәм оныгының бернинди хәлгә эләкмәгән булуы ачыклана. Туганнары шунда ук полициягә гариза яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев