Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы йөрәкле ныклы терәк – ӘНИ

Язмыш тарафыннан кыерсытылган, ягъни физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне беренче декабрьне без, күптәнге танышыбыз, дустыбыз, диярлек Илдар Дәүләтшинның хәлен белеп кайтудан башладык. Алдагы баруларыбызда үзенең кул эшләре белән сокландырып, безне шаккатыра торган Илдарның, билгеле, тагын ниләр ясаганын да күрәсе килә иде.

Бу юлы да Дәүләтшиннар безне ачык чырай белән, туганнарыдай каршы алдылар. Ягымлы елмаеп диванда утырган Илдарыбыз да үсеп, җитдиләнеп киткәндәй тоелды. Шулай булмый ни, аңа декабрь аенда утыз дүрт яшь тула икән. Эпилепсия өянәге чире Илдарда икенче сыйныфта укыганда башлана. Үги ата белән үскән балага, аның кыерсытулары, кыйнаулары да тәэсир иткәндер, бүген дә Илдар үги әтисе белән узган ул көннәрне тыныч кына сөйли алмый. Яше барган саен авыруы да ешрак кабатланып, янында гел ярдәмче булырга кирәк. "Хәзер инде кул эшләрен эшли алмыйм, кул-аякларым да тыңламый башлады", - ди ул. Аның карауы телевизор, ноутбук белән дуслыгы бар.

Кечкенәдән чисталык, пөхтәлек ярата Илдар, хәтта ашауын да режим белән генә ашый. "Әгәр дә сәламәт булган булсам, шофер булырга теләгән идем", - ди. Дарулар турында сүз чыккач, әнисе Фирая ханым да сүзгә кушылды: "Аллаһка шөкер, әле ярыйсы алары бушка. Менә хәзер, улымны өйдә йөртер өчен дә, җәйләрен урамга алып чыгар өчен дә махсус утыргыч, коляска артыннан йөрибез, бик кирәк ул безгә". Китапханә хезмәткәрләре Алсу белән Лилия кул эшләрен караган арада, Илдардан әниләр көне узды бит, ниләр әйтер идең, әниеңә, дип, сораштырып алырга җай таптым. Ул зур матур күзләре белән әнисенә яратып карап, әни минем өчен төп терәк, ул минем кулым да, (әнисе куллары калтыраганга кашыктан ашата), аягым да, исән генә була күрсен. Энем Фәнис мунча кертә, сеңлем Фәния даруларга йөри, абый дип, мине кайгыртып торалар, алардан башка, мин нишләр идем.

Саубуллашканда, Илдар безне моңсу күзләре белән озатып калды. Аралашырга ярата ул, тик арып китәр, дип, озак утырмаска тырыштык.

Ана назы күрмичә балалар йортында ятимлектә үскән Фирая ханымның гаилә җылысын саклап, кош балаларын җыйгандай үзенең канаты астына алып, балаларына җил, яңгыр тидермичә, авыр сынаулар үтеп тә көчле рухлы булып кала белгәне өчен сокланмый мөмкин түгел!


Р.S минем алар турындагы язмам газетада чыккан иде.

Розалия Ибрагимова.

Норлат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X