Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы Якедә мәктәбендә - хәрби тезелү җыр смотры

Февраль ае әдәби чараларга, бәйрәмнәргә һәм ярышларга бай.

Һәр мәктәп февраль айлыгы планын күңелле һәм файдалы үткәрергә тырыша дип уйлыйм. Олы Яке мәктәбе укытучылары да, укучылары да һәр эшкә бик җаваплы карыйлар. 25нче февраль көнне «Стройда җыр смотры» исемле бәйге булып узды. Бу бәйгедә 5-11нче сыйныф укучылары катнашты. Әзерлек барышында тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Сафиуллин Дамир Габдулхаевич барыбызга да ярдәмгә килде. Җюри әгъзалары һәр отрядның җырлау осталыгына, хәрби киемнәренә, командирларның рапорт тапшыруларына игътибар иттеләр һәм тиешенчә бәяләделәр.

Бәйгедә беренче урынны - 8нче сыйныф, икенче урынны - 10нчы сыйныф, өченче урынны 9нчы сыйныф укучылары алды.

Бу бәйге яшүсмерләргә бердәм һәм җаваплы булырга, тәртипкә өйрәтә, киләчәктә армия сафларында хезмәткә алынучы егетләргә хәрби әзерлек булып тора.

Гимадиева Ландыш,

Олы Яке мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев