Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы Якедә элек авыл сәхнәсен гөрләткән талантлар җыелган. Сәбәбе? (Фото)

Кем дөньяга кеше бүләк итә, Ә кешегә - якты дөньяны? Тойгылары кояш кебек кайнар, Эретерлек гранит, кыяны.

Ул сине дөньяга китергән, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тирбәткән, туган телне өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән, халкың, тарихын хөрмәт итәргә өйрәткән. Кошларга очар өчен ике канат кирәк булган кебек, кеше дә ике канаты - әти белән әнигә мохтаҗ.

Җәннәт - аналарның аяк астында диләр. Дөрестән дә, ана баласына бары изгелек, аның дөрес юлдан атлавын тели, изге догасыннан калдырмый.

Әниләр көне уңаеннан Олы Яке авылы мәдәният йорты 26 ноябрь көнне концерт уздырды. "Җырлый-җырлый узыйк әле авылым урамыннан" дип аталган әлеге кичә, иң беренче чиратта кадерле әниләребезгә багышланган иде.

Ул гына да түгел, концерт, читкә чыгып киткән, таралышкан кызын-улларын да бергә җыйды бу кичтә.

Концертның үзенчәлеге шунда: 1980-2000 елларда сәхнәне гөрләтеп йөргән талант ияләре чыгыш ясады.

Баянчы, җырчы, биюче, сүз осталары - барысы да туган авылларында бергә җыелышып кадерле әнкәйләрен котлады, яшьлекләрен искә алды.

Залны тутырып килгән тамашачы да хәйран калды. Гөрләтеп кул чабулар кызганнан кызды гына. Катнашучылар исә, бу очрашу соңгы булмасын, киләчәктә күрешергә язсын диеп, концертны тәмамлады. Саубуллашмады. Бер күрешү - үзе бер гомер диләр бит.

Гөлүсә Зарипова.

Олы Яке

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев