Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы Яке мәктәбендә - Яңа ел бәйрәме

Яңа ел һәр кешенең дә зарыгып көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Олы Яке мәктәбендә Яңа ел бәйрәме күңелле узды.

Укучылар бәйрәмгә бик җаваплы әзерләнде. Кыш бабай белән Кар кызы да кунакка килгән иде.Алар балаларга укуларында уңышлар,гаилә бәхете,сәламәтлек теләде. Барлык сыйныф укучылары да үзләренең җыр-моңа,биюгә осталыкларын күрсәтте. Башлангыч сыйныф кызлары "Кар чәчәкләр" биюнен биеде.Талантлы егетлэребезнең берсе,7 нче сыйныф укучысы Фәнис Хәбибуллин синтезаторда татар халык көйләрен уйнады. Үзләренең моңлы тавышлары белән 9 сыйныф укучысы Илүзә Шакирова һәм 10 сыйныф укучысы Ләйсән Миндубаева "Ашкына гомер" җырын башкарып, бөтен залны шау итте. Һәр сыйныф үзләренең әзерләгән номерларын чын күңелдән башкарды. Бәйрәм киче җыр-бию, күңелле күренешләр белән үрелеп барды. Концерттан сон яшьләр өчен дискотека булды.

Кадерле, дуслар!

Барыгызны да якынлашып килүче яңа ел белән котлыйм. Киләсе ел бары тик яхшы хәбәрләр,уңышлар гына алып килсен. Бәйрәмегез мөбәрәк, дөньяларыбыз тыныч,эшләрегез уң булсын. Бәхетле мизгелләр,матур вакыйгалар, саулык-сәләмәтлек, шатлык алып килсен. Гаилә бәхетегез учагы гел балкып торсын. Иң изге теләкләр белән,Олы Яке мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Ландыш Гимадиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев