Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы Яке кызы Ландышның ветераннарга рәхмәте

Бөек Ватан сугышының тынганына 70 ел вакыт үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган.

Сугыш...Бу сүздә күпме мәгънә, хатирә, безнең үткәнебездәге тормыш вакыйгалары ята. Сугыш сүзен ишетүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, авыр хәлдә калган әби-бабайлар, ятим калган балалар килеп баса. Әйе, аяусыз сугыш һәр гаиләгә ачы кайгы-хәсрәт китерә. Тормышның әле ямен,матурлыгын гына күрә башлаган япь-яшь егетләр туган илен саклар өчен сугышка китәләр. Алар бар көчләренә, безнең киләчәк өчен көрәшкәннәр, яраланып калган дусларына ярдәм итәргә, авыр хәлдә калдырмаска, бу юлда үз исәнлекләрен, үз гомерләрен кызганмаганнар. Тол калган хатын-кызлар да авырлыкка бирешмәгәннәр. Алар утын ярган, арыш урганнар, үлән чапканнар, солдатлар өчен җылы оекбашлар бәйләгән. Ватан өчен көрәшкән күпме солдатлар яу кырларында ятып калган. Ләкин илебез бу сугышны җиңеп чыга. Ел саен 9 Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә. Без дә, Бөек Җиңүгә багышланган митингка җыелдык. Һәр кешенең йөзендә елмаю, күзләре яшь белән тулган иде. Чөнки кемнеңдер ире, йә улы, туганы батырларча яу кырларында һәлак булганнар. Кайберләренә Туган җирләренә исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп булган. Кызганыч елдан-ел ветераннар саны кими. Без алар алдында гомер буе бурычлыбыз. Урындыкларга утырган чал чәчле ветераннарны, тыл хезмәткәрләрен күргәч, аларга карата рәхмәт хисе уяна. Һәйкәлләргә веноклар куелды. Бәйрәм Олы Яке укучылары әзерләгән дәртле биюләр, күңелгә үтеп керә торган җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Соңыннан олыларны чәй һәм кыр кухнясы белән сыйладылар.

Без ветераннар алдында түләп бетермәслек бурычлы. Күкләребез аяз, дөньябыз тыныч булган өчен мең рәхмәт әйтәбез һәм алар алдында баш иябез.

Ландыш Гыймадиева.

Марат Хәялетдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев