Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Олы Ачасырда Ат улагы төзекләндерелде

Олы Ачасырны чишмәләр иле дип атыйлар. Биредә чишмәләрне төзекләндерүгә бик зур игътибар бирелә. Авыл башлыгы булып Роза ханым Нургалиева булган чагында районда беренче тапкыр Чишмә бәйрәме уздырыла башлады. Аны уздыруга районыбызның данлыклы хәйриячесе Әнвәр Миңнуллин да бик зур ярдәм күрсәтте һәм күрсәтеп килә. Әлеге күркәм бәйрәмне хәзер районның барлык авыллары...

Олы Ачасырны чишмәләр иле дип атыйлар. Биредә чишмәләрне төзекләндерүгә бик зур игътибар бирелә.

Авыл башлыгы булып Роза ханым Нургалиева булган чагында районда беренче тапкыр Чишмә бәйрәме уздырыла башлады. Аны уздыруга районыбызның данлыклы хәйриячесе Әнвәр Миңнуллин да бик зур ярдәм күрсәтте һәм күрсәтеп килә. Әлеге күркәм бәйрәмне хәзер районның барлык авыллары күтәреп алды.

Олы Ачасырда Лилия чишмәсе (Бәйрәш), Күҗәмкә чишмәләре төзек, заманча итеп чишмә йортлары да булдырылган.

Бу көннәрдә авылның иң мул сулы Ат улагы чишмәсе дә төзекләндерелде. Чишмә йорты дизайны аның исеменә бик туры килеп тора сыман.

Гүзәл Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X