Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Октябрьскийда чыккан янгында пенсионер һәлак булган

Бу янгын Лесная урамының бер йортында чыга. Аның турында йорт хуҗасының килене хәбәр итә. Хатын сөйләгәннәргә караганда, көн уртасында электр пробкалары ата, хатынның кайнатасы залга кереп, анда электр чыбыгыннан төтен чыгуын күрә. Хатын шунда ук телефоннан 112гә шалтырата һәм ике баласын урамга чыгара. Башта йорт хуҗасы да урамга чыга, әмма...

2016 ел башыннан бу янгында үлгән өченче кеше. Янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре тревога суга.

-Торак йортта электр хуҗалыгы торышы зур игътибар сорый, - дип билгели ЯҮМР буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Айрат Ганиев. -Соңгы вакытта янгыннарның күбесе электр җиһазларыннан файдаланганда янгын иминлеге кагыйдәләрен бозудан чыга. Бәла чыкмасын өчен электр үткәргечләрен тикшереп торырга, аны монтажлаганда яисә ремонтлаганда грамоталы белгечләргә мөрәҗәгать итәргә, көнкүреш электр приборларын караучысыз калдырмаска кирәк.

Болардан тыш, инспекторлар йорт хуҗаларына гадәти янгын сүндерү средстволары булдырырга куша. Хәтта гади огнетушитель белән дә зур булмаган янгынны вакытында сүндереп була. Янгын чыккан урында төтен генә чыгып торса да, кире ул урынга борылып кермәгез. Мөлкәт гомер бәясенә тормый. Үзегезне саклагыз.

Резидә Йосыпова,

янгынга каршы федераль хезмәтнең 8нче отряды матбугат хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев