Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Октябрь аена йолдызлар фаразы

Октябрь аеның беренче яртысы ир белән хатын, туганнар, хезмәттәшләр һәм җитәкчеләр белән мөнәсәбәтләргә кискен тәэсир итәчәк.

Шуңа да бу чорда җитди карарлар кабул итү, үзара сүзгә килү кебек гамәлләрдән читтә торыгыз. Йолдызлар зур эшләрне, идеяләрне айның икенче яртысында башкарырга киңәш итә. Ай ахыры исә күңеле хәбәрләргә бай булачак, уңыш китерәчәк.


Кучкар: Октябрь аенда бизнеста да, мәхәббәттә дә сөенечле вакыйгалар күп булачак. Шулай да кайбер Кучкарлар өчен ай катлаулы булып тоелыр, чөнки күп нәрсә сез теләгәнчә килеп чыкмаска мөмкин. Үгезне мөгезеннән эләктерә торган кеше булсагыз да, бу юлы йолдызлар сабыр булырга киңәш итә. Ә туй кебек гаилә бәйрәмнәрен үткәрү өчен октябрь бик тә уңайлы ай булачак. Уңышлы көннәр: 5, 6, 7, 13, 20, 24 октябрь.


Үгезбозау. Бу айда йолдызлар юлыгызда һәрчак яшел ут яндырып торачак. Сәфәрләрегез эш белән бәйле булса да, алар сезнең файдага тәмамланачак. 18-22 октябрь көннәрендә башланган эшләр гомерле булырга вәгъдә итә. Спорт, ярышлар, иҗади бәйгеләр кебек өлкәдә зур җиңүгә лаек булырсыз. Тормыш иптәшегез белән үзара аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин, әмма бу вакытлы күренеш. Уңышлы көннәр: 6, 11, 17, 25, 27 октябрь.


Игезәкләр. Агымдагы айда көч, энергия, илһам килүен сизерсез. Вакытны бушка үткәрмәгез, планнарыгызны тормышка ашырыгыз. Кайбер Игезәкләрнең күңеле азартка, казинога тартылырга мөмкин. Бәхетегезне сынап карагыз, бәлки уңыш елмаер, чөнки йолдызлар сезнең яклы! Ә менә айның соңгы көннәрендә акчагызны артык туздырмавыгыз хәерле булыр. Уңышлы көннәр: 2, 7, 10, 11, 13, 20, 24 октябрь.


Кысла. Октябрь ае сезнең өчен сынаулардан торачак. Кемгәдер ул хәтта елның иң авыр ае булып тоелыр. Хезмәттәшләр белән үзара аңлашмау, иҗади эшчәнлектә торгынлык, көндәшләрнең уңышы - болар барысы да тәмам кәефегезне кырачак. Үтә дә хисчән кеше булганга күрә, күңелегезгә хуш килмәгән кешеләрдән ераграк торыгыз. Авыр вакытларыгызда сезне якыннарыгыз гына аңлар, ярдәм итәр. Күңел күтәренкелеге өчен кино, театрга барып кайтыгыз. Уңышлы көннәр: 3, 6, 11, 20, 25 октябрь.


Арыслан. Сезнең очракта бу айның девизы - "Алга!" Күптән планлаштырган уй-ниятләрегезне тормышка ашыру өчен уңайлы вакыт. Иң мөһиме - һәркемгә ачык булыгыз, аралашырга атлыгып торыгыз! Бу айда "кирәкле" кешеләр белән танышу ихтималы бар. Яңа өлкәдә белем алу да комачауламас, ә "җимешләре" озак көттермәс, акча китерә башлар. Мәхәббәт өлкәсендә кыска вакытлы мөнәсәбәтләр белән мавыкмагыз. Уңышлы көннәр: 6, 7, 13, 20, 24 октябрь.


Кыз. Авырлыклар, кыенлыклар аша узып, зур хезмәт башкарган Кызларны бу айда матди бүләк көтә. Бу премия яки башка керем булырга мөмкин. Октябрь карарлар кабул итә белүчеләр өчен уңышлы булачак. Актив яшәү рәвеше алып баручыларга йолдызлар спорт белән шөгыльләнергә киңәш итә. Ай ахырында сәламәтлеккә игътибарлы булыгыз. Уңышлы көннәр: 6, 11, 17, 25, 27 октябрь.


Үлчәү. Бернигә дә карамастан, кәефегез һәрвакыт күтәренке булыр. Эшегездә күңелле яңалыклар көтелә. Кайбер Үлчәүләрнең чит илгә күченеп китү ихтималы бар. Ә кемдер хыялындагы сәяхәткә кузгалачак. Шуны истә тотыгыз: әгәр ирешкән дәрәҗәләрне саклап калырга теләсәгез, алга таба да тырыш булыгыз. Машина яки фатир алу кебек зур эшләрне башка вакытка кичектереп торырга киңәш ителә. Сәламәтлегегез борчыган булса, ниһаять, уңай якка үзгәрешләр күзәтеләчәк. Уңышлы көннәр: 2, 7, 10, 11, 13, 20, 24 октябрь.


Чаян. Тормышта уңышка ирешү өчен чит-ят кешеләрне түгел, ә үзегезне, үз максатларыгызны тыңлагыз. Йолдызлар сезгә бу айда эчке тоемлау мөмкинлеген бирә. Борчыган сорауларыгызга үзегез үк җавап таба алырсыз. Октябрь аенда ир белән хатын яисә бер-берсен яратып йөрүчеләр арасында аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Бу хәлдән чыгуның төп чарасы - бер-береңә юл кую. Араларны өзү турындагы уйны якын да китермәгез! Уңышлы көннәр: 6, 11, 20, 25 октябрь.


Укчы. Эштәге, гаиләдәге уңышсызлыклар әкренләп артка чигенә башлар. Моның өчен тугры һәм ярдәмчел дусларыгызга рәхмәт. Киләчәккә план корганда да якыннарыгыз белән киңәшләшергә онытмагыз. Айның икенче яртысы бигрәк тә сөендерәчәк. Сез кирәкле вакытта кирәкле урында булырсыз, теләгән кешеләрегезне очратырсыз. Яраткан кешегез белән дә арагыз җайланыр. Барысына да көч-хәл җиткерү өчен спортзалга барып кайтыгыз. Уңышлы көннәр: 5, 7, 13, 20, 24 октябрь.


Кәҗәмөгез. Бу айда йолдызлар сезгә энергетика, тәвәкәллек, көч өстәячәк. Бу - максатларга ирешү өчен менә дигән мөмкинлек! Хәтта бик авыр тоелган эшкә алынырга да курыкмагыз. Уңыш үзен озак көттермәс. Гомумән, ай Кәҗәмөгезләр өчен актив булачак. Вакыт җитмәүне тоярга мөмкинсез. Әмма гаиләгә, якыннарга игътибар бирергә онытмагыз. Уңышлы көннәр: 1, 6, 11, 17, 25, 27 октябрь.


Сукояр. Октябрь ае - чит илгә сәяхәт итү, уку йортына керү, белем алу өчен уңышлы чор. Чит телләр өйрәнергә, яңа илләрне күрергә, дөньяны танып белергә омтыласыз икән, бу ай әлеге теләкләрне тормышка ашыру өчен яхшы мөмкинлек. Ай башында таныш булмаган яки аз белгән кешеләргә ышанмаска, сак булырга киңәш ителә. Эшегездә яңа үрләр көтелә. Хезмәттәшләрегез тарафыннан мактау сүзләре ишетерсез. Уңышлы көннәр: 2, 10, 13, 20, 24 октябрь.


Балык. Октябрь - мәхәббәт ае! Яраткан кешегез сезне сөендерер. Кайбер Балыкларның мәхәббәт маҗаралары хәтта туй белән тәмамланырга мөмкин. Октябрь аенда сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булыгыз. Хәлсезлек сизсәгез, ял алыгыз. Кайвакыт артыгы белән эшкә биреләсез. Айның икенче яртысында ял итәргә барып кайтырга тырышыгыз. Уңышлы көннәр: 3, 6, 12, 20, 25 октябрь.

Мәгълүмат http://intertat.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X