Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ОДН – өлкәннәр өчен бүки

Редакциягә электр энергиясе өчен ОДН югары килгән, дип шалтыратучылар тынмый.


Исегезгә төшерәбез: ОДН (общедомовые нужды - гомумйорт хаҗәтләре) гыйбарәсен халык беренче тапкыр 2007 елда ишетте һәм аның «бөтен рәхәтен» үзендә татый башлады. Күпме вакыт үтүгә карамастан, күпчелек, ОДН - ул подъезддагы лампочка өчен түләү дип белә, ОДН белән МОП (бөтен кеше файдаланган урыннарны яктырту)ны бутый. Нигезсез сөйләшү булмасын дип белә, мин моны аңлату өчен «Татэнергосбыт» җәмгыяте филиалы - Идел буе бүлегенең Яшел Үзән клиентларга хезмәт күрсәтү офисы начальнигы Ринат Гыйззәтуллинга мөрәҗәгать иттем.
- Ринат Әлфәтович, ОДН нинди бүки соң ул, һәм ни өчен халык аңа карата шулкадәр нәфрәтле?
- Нәфрәт шул аңламаудан килеп чыга да инде: кайдан һәм ни өчен шулкадәр күп. Иң мөһиме кеше шуны аңларга тиеш: ОДН ул - исәпләү күләме - зурлык. Ул йортка гомуми кергән чыгым (йортка кергән электр энергиясе) белән йорттагы барлык квартирлар кулланган энергия суммасының аермасы. Шулай итеп, ОДН үз эченә МОПны да ала һәм идеаль шартларда аңа күләме буенча омтыла.
- Конкретрак булыйк әле: ОДН күләменә тәэсир итүче төп сәбәпләрне атагыз. Һәм бу сумма йортта яшәүчеләрнең үзләреннән торамы?
- Миңа калса, ОДН күләменә тәэсир итүче иң мөһим фактор - йортта яшәүчеләр үзләре, дөрес­рәге, аларның счетчикларындагы күрсәткечләрне үз вакытында язып алып, аларны «Энергосбыт»ка тапшыруы. Икенче фактор, ә ул мөһимлеге ягыннан беренчесеннән ким түгел, ул да булса - бурычлыларның электр энергиясен өзгәч, аларның үзбелдеге белән яңадан электр челтәренә тоташулары. Шуны онытмаска кирәк: мондый квартирларда файдаланган электр энергиясе башкаларга ОДН буларак бүленә. Ягъни үз вакытында намуслы түләп баручы электр энергиясен урлау­чы өчен дә түли.
- Һәм иң мөһим сорау - ОДН­ны НИЧЕК киметергә?
- Бу турыда бер генә тапкыр язмадык та, сөйләмәдек тә инде: бу проблеманы чишүнең төп юлы - энергоресурсларны файдалануны контрольдә тоту һәм исәпләүнең автоматлаштырылган системасын кертү. Әмма бүгенге көндә, кызганычка, бу системаны кертү өчен финанслар чыганагы юк, шуңа күрә төгәл һәм бер үк вакытта, ягъни һәр айның 23сеннән алып 25енә кадәр квартирлардагы һәм гомуми йорттагы счетчиклардан күрсәткечләрне язып алу. Йортларында җавап­лы кешеләр айның бер көнендә бер сәгатьләрен күрсәткечләрне җыеп алуга тота. ОДНны шундый юл белән берничә тапкыр кыс­карткан йортлар бар. Бу факт күп нәрсәләр турында сөйли. Шулай ук энергияне сак тотучы лампалар куллану, подъездларда яктыр­туны «хәрәкәт» датчикларын көйләү, бу да ОДН­ны киметергә бик нык булыша.
- Ринат Әлфәтович, без хәзер шулкадәр котырынган ритм­да яшибез, һәркемнең дә Тат­энергосбыт офисына барып, ай саен күрсәткечләр биреп йөри алмый. Бу процессны ничек булса да тизләтергә һәм гадиләштерергә булмыймы?
- Бәхеткә, без югары технологияләр заманында яшибез. Безнең һәркайсыбызның өендә интернет бар. Нәкъ менә шушы эшне башкару өчен Интернетта шәхси кабинетка кереп, күрсәткечләрне дистанционно кертү һәм электр өчен квитанцияне түләү хезмәте кертелде. Бу эш айга бер тапкыр берничә генә минутны гына ала, әмма ОДН суммасын шактый гына экономияләргә мөмкинлек бирә. Кабатлап әйтәм: моны һәр айны бер үк вакытта - 23еннән алып 25енә кадәр эшләргә кирәк. Ә шәхси кабинетка керү мөмкинлеген безнең адреска тиешле карар кабул ителгән йортта яшәүчеләр җыелышы беркетмәсен тапшырган очракта бирәбез.
Әңгәмә ахырында шуны әйтергә кирәк табам: күпчелек очракта ОДН югары дип, күрсәткечләрне бер үк вакытта алмаган йортлардан шалтыраталар.

Белешмә:

2015 елның 20 февраленә: «Татэнергосбыт» ачык акционерлык җәмгыяте кулланучыларның - Яшел Үзән районы һәм Яшел Үзән шәһәренең күпкатлы йортларында яшәүче 286 гражданның - квартирында электр энергиясен өзгән.
Безгә килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, 8 очракта беркетмә төзелгән (2сендә хокук бозучылар өйдә булмау сәбәпле беркетмә төзелмәгән) һәм эш судка бирелгән.
Суд 4 очрак буенча штраф түләттерү турында карар кабул итсә, 4 очракта исә электр энергиясен законсыз өзелүен ачыкламаган. Шунысы гаҗәп: судка бирелгән документлар пакеты 8 очракта да бертөрле тутырылган булган. Бурычлары булганнар белән эш дәвам итә.

Илсөя Завилейская

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X