Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Обсерваториядә туган тел көне

21 февральдә Обсерватория гомуми  урта белем бирү мәктәбендә "Халыкара туган телләр көне"нә багышланган әдәби-музыкаль  кичә булып үтте. Аны уку йортының татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик  берләшмәсе оештырды. Остазлар үзләренең укучыларын тырышып әзерләделәр. 4 сыйныф  укучысы Рамазан Минһаҗев (укытучысы Р.И.Амурова), 5 сыйныф укучысы Илсур  Фәйзерахманов (укытучысы Г.Ф.Исмәгыйлева), 6 сыйныф укучылары ...

21 февральдә Обсерватория гомуми 

урта белем бирү мәктәбендә "Халыкара туган телләр көне"нә багышланган әдәби-музыкаль 

кичә булып үтте. Аны уку йортының татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик 

берләшмәсе оештырды. Остазлар үзләренең укучыларын тырышып әзерләделәр. 4 сыйныф 

укучысы Рамазан Минһаҗев (укытучысы Р.И.Амурова), 5 сыйныф укучысы Илсур 

Фәйзерахманов (укытучысы Г.Ф.Исмәгыйлева), 6 сыйныф укучылары Гадилә Шамилова һәм 

Айгөл Гыйниятуллина (укытучысы Н.Р.Мингалиев), Ләйсән Вәлишина (укытучысы 

Л.Р.Гаптрахманова) аеруча яхшы чыгыш ясадылар. 1 сыйныф укучысы Суфия Таһированың 

һәм 7 сыйныф укучысы Ивилина Вәлиеваның пианинода, 5 сыйныф укучысы Илдус 

Хәсәновның балалайкада, 7 сыйныф укучысы Гадилә Рафыйкованың скрипкада 

халкыбызның көйләрен уйнавы тамашачыларны җанландырып, дәртләндереп җибәрде. 

Әдәби-музыкаль кичәне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нияз Рәхимҗан улы Мингалиев 

алып барды. Ул үзе төзегән башваткычларны укучылардан чиштерде, татар теле турында 

берничә презентация күрсәтте, туган телебезнең тарихы, аның халыкара тоткан урыны 

турында тәфсилләп сөйләде. 

Милли киемнәрдән татар халкының "Әй, дусларым!" җырын башкарган Илдус 

Хәсәновны тамашачылар көчле алкышлады. Җыр сәнгатендә аның киләчәге өметле 

булачагына ышанасы килә. 

Тантаналы кичәгә методик берләшмә җитәкчесе Н.Р.Мингалиев йомгак ясады, 

укучыларның чыгышларын югары бәяләде, туган телебезне онытмаска, аны сакларга, якларга

өндәде. Әдәби-музыкаль кичә анда катнашучыларның "Туган тел" җырын күмәк башкаруы 

белән тәмамланды. 

Нияз Мингалиев, 

Обсерватория

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев