Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«НУР»дан – бәхетле балачак

«НУР» фондының хәйрия акцияләре - Яшел Үзән муниципаль районының иганәчелек традицияләренең дәвамы булып тора.

Алар өчен, кешенең яшенә, матди хәленә карамастан, әлеге вакытта авырлык яки мохтаҗлык кичерүчеләр өчен җаваплылык тою һәм моның шулай булырга тиешлеген башкаларга да җиткерү төп максат булып тора. Азап чигүчеләргә бит төрлечә таяныч булырга мөмкин: кемдер акчалата, кемдер - вакытын кызганмыйча, ә кемдер - күңел җылылыгы белән.

Балаларны яклау көненә багышланган «Балачакның салават күпере» акциясе Яшел Үзән муниципаль районы балаларына зур бүләк булды. Акция бушлай уздырылды. Чарада Горький исемендәге мәдәни үзәкнең сәнгать коллективлары актив катнашты. Матур җыр­лар, төрле уеннар, шамакай күрсәткән фокуслар - болар барысы да балаларның шатлык­лы авазларына күмелде. Шәһәребезнең байкерлары барлык балаларны туңдырма белән сыйлады һәм «тимер атлар»ында фотога төшерде.

Марина Шестерикова,
«НУР» хәйрия фондының Попечительләр советы председателе

Язманың тулырак вариантын газетаның 45нче саныннан укый аласыз.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев