Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлатта тагын бер бәйрәм гөрләде (фоторепортаж)

Норлат үсә һаман матурлана, Эш сөючән халкы булганга. Ә, бүген ул, әнә күңел ача, Уйнап-җырлап, авыл көнендә!

Авыл бәйрәменә, Республикабыз көне белән бер вакыткарак туры килүе, аеруча бер тантаналык өстәде. Татарстаныбызда төрле милләт халыкларының дус һәм тату яшәвен чагылдырып, Иделаръягы мәдәният йортларының бию коллективлары чыгышы белән бәйрәм башланып китте. Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Фазыл улы Баһаветдинов та, республикабызның көннән-көн чәчәк атуын, тотрыклана баруын искәртеп, барлык авылдашларны 13-сентябрьдә булачак Татарстан президенты һәм авыл җирлегенә депутатлар сайлар өчен сайлауларга бердәм рәвештә килеп, дөрес карар кабул итәргә чакырды. Район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ибрашева Лилия Рафаил кызы да Норлатлыларны Республика һәм авыл көне белән котларга килгән иде. Сайлаулар алдыннан булгач, бәйрәм җыен буларак та үтте, авыл хастахәнәсенең баш табибы Илсөяр Юныс кызы ТаҺированың чыгышы, авыл җирлегендә булган уңай үзгәрешләр ә, болар спорт мәйданчыклары төзелү, хастаханә һәм мәктәп биналарында булып узган яңартулар турында булды. Авыл җирлегенә депутатлыкка кандидат Ләлә Нурулла кызы Хаҗипова үзенең чыгышын, турыдан-туры: " Әгәр мин депутат булып сайлана калсам, авыл җирлеге башлыгы булыр идем",-диеп тәмамлады. Кыю ханым, кыскача, үзенең уй-хыяллары белән дә уртаклашты. Шулай ук , авылдашыбыз, "Шәһри Казан" газетасының булек мөхәррире Эльвира Мозаффарованың чыгышы да тамашачыларның күңеленә хуш килде, бәйрәм белән котлап матур җыр башкарып, газета исеменнән кечкенә генә бәйге дә оештырып алды. Шәхсән үземә, бүләге насыйп булып, әдәбият елында, бүләк иясен тапты, диеп балаларча куанып алдым. Менә шундый, җитди булган сөйләшүләрдән соң, ниһаять бәйрәм башланып китте. Авыл көне булгачтын, ул инде авылның иң өлкән кешесен, яңа туган сабыйны билгеләп , аларга бүләкләр тапшыру, "Көзге уңыш", мини футбол бәйгесенең җиңүчеләренә , лоторея уенында отучыларга да бүләкләр эләкте бу көнне. Бәйрәмне уздыруга иганәчеләрнең зур өлеш кертүләрен билгеләп, аларны атап киткән алып баручы Шәүкәт Миңнуллин олы рәхмәтен җиткерде. Бәйрәм исә, төнгә кадәр матур җырлар, дәртле биюләр белән дәвам итеп, бик матур салют белән төгәлләнде.

Розалия Ибраһимова.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев