Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлатта тагын бер бәйрәм гөрләде

Республикабыз көне белән бер вакыткарак туры килүе авыл бәйрәменә аеруча бер тантаналык өстәде.

Татарстаныбызда төрле милләт халыкларының дус һәм тату яшәвен чагылдырып, Иделаръягы мәдәният йортларының бию коллективлары чыгышы белән бәйрәм башланып китте. Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Баһаветдинов та, республикабызның көннән-көн чәчәк атуын, тотрыклана баруын искәртеп, барлык авылдашларны 13 сентябрьдә булачак Татарстан Президентын һәм муниципаль берәмлекләргә депутатлар сайлар өчен сайлауларга бердәм рәвештә килеп, дөрес карар кабул итәргә чакырды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ибрашева норлатлыларны Республика һәм авыл көне белән котларга килгән иде. Сайлаулар алдыннан булгач, бәйрәм җыен буларак та үтте. Авыл хастахәнәсенең баш табибы Илсөяр Таһированың чыгышы авыл җирлегендә булган уңай үзгәрешләр - спорт мәйданчыклары төзелү, хастаханә һәм мәктәп биналарында булып узган яңартулар турында булды. Шулай ук авылдашыбыз, «Шәһри Казан» газетасының бүлек мөхәррире Эльвира Мозаффарованың чыгышы да тамашачыларның күңеленә хуш килде: бәйрәм белән котлап, матур җыр башкарып, газета исеменнән кечкенә генә бәйге дә оештырып алды.

Розалия Ибраһимова.

Язманың тулырак вариантын газетаның 65нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X