Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлатта спортны яраталар!

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан авылыбызда зур спорт бәйрәме булып узды.

Авыл җирлеге башлыгы Ильгиз Баһаветдинов инициативасы белән оештырылган бу спорт бәйгеләре, бәйрәм көнендә ир-егетләребезгә тагын бер кат үзләренең көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирде.
Әле күптән түгел генә, авыл җыенында Марат Шәйхуллин район башлыгы Александр Тыгинга шәһәрнең волейбол командалары белән бәйгеләр оештырылса, иде дип, теләген белдергән иде. Башлык үз сүзендә торган, волейбол буенча уздырылган Яшел Үзән шәһәренең һәм районының ветераннары турнирына «Волжанин» - «ЭССЕН», «Тайфун» - ПФМК, «Динамо» - МВД, «Позис» - Позис заводы командалары килеп «Норлат» командасы белән ярышты. Командалар барысы да яхшы хәзерләнгән булса да, финалга чыккан «Норлат» һәм «Волжанин» командалары арасында уен 2:0 исәбенә хуҗалар файдасына тәмамланды, егетләребез сынатмады, афәрин! Яшел Үзән шәһәренең волейбол федерациясе тарафыннан жиңүчеләргә тапшырылган волейбол уйнар өчен инвентарь бик урынлы булды.
Шул ук вакытта боз өстендә дә кызу көрәш барды, биредә «Ветераннар» һәм «Студентлар» командасы арасында хоккей матчы оештырылган иде. «Ветераннар» командасы тәҗрибәлерәк булдымы, 6:5 исәбе белән алар җиңү яулады.
Кичке сәгать алтыда Норлат авыл жирлеге администрациясе призына Олы Ачасыр, Мулла Иле, Норлатның «Авыл яшьләре» һәм «Студентлар» командалары волейбол буенча көч алышты. Бу ярышта финалга чыккан «Авыл яшьләре» командасы, «Студентлар» командасына 1:2 исәбе белән оттырды. Спорт ярышында катнашканнарга көч биреп торган җанатарлар да, уенчылар үзләре дә ел буенча җитәрлек яхшы кәеф, көч-куәт алгандыр бу көнне. Ярышта җинүчеләрне бүләкләүдә авылыбыз эшмәкәрләре тарафыннан спонсорлык ярдәме кәрсәтелде.
Розалия Ибраһимова.
Норлат


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев