Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлатта Нәүрүзне ничек уздырганнар?

Ел саен кышны озатып, язны каршы алу бәйрәме Нәүрүзне көтеп алабыз. Чөнки, Нәүрүз үзе белән яз сулышы, яшәүгә дәрт, өмет алып килә.

Әмма, кыш та, тиз генә бирешергә уйламый. Бәйрәм көнне дә ап-ак йомшак кар явып киткән иде. Көне дә шактый җилле, салкынча торды. Шулай булуга карамастан бәйрәм рухы күңелләребезне күтәрде. Мәдәният йорты янындагы мәйдан иртәдән үк тәмле исләре белән үзенә чакырып торды.Мәдәният хезмәткәрләре бар уңганлыкларын күрсәтеп, зур казаннарда пылау, борчак боткасы, табаларда коймаклар пешереп бәйрәмгә килгән кунакларны сыйлап тордылар. Туңып торасың килмәсә, рәхәтләнеп төрле уеннарда катнашып үзеңне сынап карарга, яисә, уенчыларга көч биреп, күңел ачарга була иде.

Елдагыча спорт ярышлары да бик күпләрне үзенә җәлеп итә.Инде кар шактый кимүгә карамастан, чаңгы ярышларсыз Нәүрүз буламыни. Ир-егетләр арасында беренче урынны Татар Исламы авылыннан Әнәс Заһидуллин алды. Әнәсне күптән инде чын спортчы, яшьләргә бирешмәслек, оста шуучы икәнен беләбез . 2-урында Танай авылыннан Фаяз Уразов, ә 3-урында авылдашыбыз Илназ Баһаветдинов булды.Ә хатын-кызлар арасында Зәринә Хайбуллинага тиңнәр табылмады.

Волейбол буенча ярышлар мәктәпнең спорт залында үтте.Ирләр арасында барган ярышта 5-команда катнашты, 1-урынга "Ветераннар", 2-урынга "Авыл яшьләре". 3-урынга "Студентлар"-командалары чыкты. "Хоккеист"лар белән "Ачасыр"командалары да уенга әзер икәнлекләрен күрсәттеләр. Хатын-кызларыбыз арасында да бу спорт төре аеруча популярлашып китте. 4-команда арасыннан беренче урынны "Спорткомплекс", 2-урынны "Ветераннар", 3-урынны "Студентлар"командасы алды. Мәктәп укучыларыннан торган команданың да киләчәге өметле булыр әле.

Җыр-моң яратучылар өчен иң истә калганы Мәдәният йорты залында булды. Биредә, Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышлап авыл мәдәният йортлары арасында узган "Батырлар җыры",-дигән бәйгенең җиңүчеләре чыгыш ясады.Сугыш чорын хәтерләткән күренешләр, ачлык, ялангачлык, күз яшьләре аша көтеп алынган җиңү көне ,беребезне дә битараф калдырмады. "Иделаръягы" ҮКС директоры Шәүкәт Миңнуллин да җиңүчеләргә мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырып, бик зур эш башкаруларын билгеләп үтте.

Бәйрәмне оештыручы авыл җирлеге, мәдәният хезмәткәрләре,мәктәп җитәкчелеге, бүләкләр белән ярдәм итүче авылыбыз эшмәкәрләрен атап үтәсе килә. Ни дисәң дә, бәйрәмне бүләксез, күчтәнәчсез күз алдына китереп булмый бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев