Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлатта гаилә учагын саклый беләләр (фото)

Гаилә - ул җылы учак, һәр кешенең таяныр ноктасы. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.

Монда сине ничек бар шулай яраталар, кабул итәләр. Сагынып көтәр пар канатың, юатучың булса, балаларың бөтерелеп йөрсә - җаның тыныч. Әгәр синең яратып, ашкынып кайтып керер шундый урының бар икән - син бәхетле!

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәмен Россиядә 2008 елдан бирле бәйрәм итәләр. Ышанычлы тылы булган һәр кеше бу көнне үзенең бәйрәме итеп санарга күнегеп бара. Чөнки, гаилә - кешенең үзе төзегән иң кадерле дөньясы ул. Бу көн уңаеннан Норлатта да бик матур бәйрәм булды. Әлеге чараны, Норлат мәдәният йортында күптән түгел хореограф булып эшләүче, яшь булуына карамастан, бик актив, үзе дә гаилә учагын саклаучы, ике бала анасы Алисә Ниязова оештырды.
- Шундый бәйрәмдә дә катнашасылары килми, рәхмәт Сәмигуллиннар һәм Сибгатуллиннар гаиләсенә. Бәйрәмебезнең төп геройлары шушы тырыш һәм дус ике гаилә булды, - диде Алисә.
Ә чара бик эчтәлекле, кызыклы итеп оештырылган иде. Алдан әйтеп үткән шул ике гаилә арасында конкурс булды. Җанатарлар да төрле уеннарда катнашып, бүләкләр алды. Сәмигуллиннар һәм Сибгатуллиннарга, жюри әгъзалары йомгак ясап, грамота белән бүләкләр тапшырды. Аларга багышлап, романтик рухта тамаша да күрсәтелде: Алисә Ниязова һәм Айнур Нурмиев бик матур дуэт башкарды, ике гаилә дә теләкләр теләп, ут яндырып, һавага фонарьлар очырды. Соңыннан 80 - 90нчы еллар дискотекасы булды. Лотерея уеннары, кешеләрнең күңелләрен күтәреп, көлдереп йөрергә хәтта клоуннар да бар иде. Кунак ашсыз булмый, дигәндәй, Алисә барлык кешене үзе пешергән пылау белән сыйлады.

Гөлнара ВӘЛИЕВА.

Язманың тулырак вариантын газетаның 50нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев