Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлат китапханәсенә – 90 ел

Китапханә дигән серле дөнья бар. Әйе, серле дә, могҗизалы да, мавыктыргыч та булган китап йорты - китапханә ишеген ачып кермәгән кеше бик сирәктер ул.

Башлангыч сыйныф­лар­да укый башлагач, аеруча зур кызыксыну белән киләсең ул. Төсле рәсемнәр белән бизәлгән, буяу исе килеп торган яңа китап та эләксә, аеруча шатлана балалар. Болар билгеле хәзер басылып чыга торганнары, әле бу көнгә килеп җиткәнче, китап­ларның «күлмәкләре» дә, кәгазе дә мондый сыйфатлы түгел иде.
Авыл китапханәсенең халыкка хезмәт итә башлавы 1925 елларга туры килә. Беренче уку өе, «Изба-читальня» - Ярминкә урамындагы, хәзер исә Гагарин исемен йөртүче, кулак, диеп авылдан куылган Хәйрулла бай йорты була. Аксакалларыбыз сүзләренә караганда, ул елларда Әкрәм Фәхриев исемле кеше эшләгәне билгеле. Китапханә тарихын өйрәнүгә, 2000нче елларда китапханә мөдире булып эшләгән Миләүшә Камалова зур өлеш кертте. Район китапханәсе саналганга, ул елларда төрле авыллардан да килеп эшләүчеләр була. Аларның исем-фамилияләрен табып, белешеп, Акъегет, Мамадыш-Әкил авылларына да барып йөрде ул, шулай итеп, китапханә тарихы буенча шактый бай материал туплады.
Китапханә тарихына күз салсак, анда төрле елларда бик күп кешеләр эшләп киткән. Аларның барысын да атап бетереп булмый. Ә менә, 1953 елда махсус уку йортын тәмамлап, юллама белән эшкә җибәрелгән Әгерҗе районы кызы Любидә Минһаҗеваны, Клара Гыйниятуллинаны, Роза Әкрәметдинова белән Нәсимә Кашаповаларны озак еллар эшләгәне, Любидә, Клара апаларның үз һөнәрләренә тугры калып, лаеклы ялга киткәнче халыкка мәдәният хезмәте күрсәтүен аеруча хөрмәт белән искә алабыз.
Авыл китапханәсе китап бирү урыны гына түгел. Ялгызлыкка дучар булганнарга аралашу, гаиләдә тынычлык тапмаганнарга эч-серләрен бушату, китап алып укыганнан соң фикер уртаклашу өчен дә җайлы урын ул. Авылыбыздагы халыкны социаль яклау үзәген япкач, аеруча өлкәннәр үз итте безне.
Розалия Ибраһимова.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев