Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Норлат башлыгын ниләр борчый?

Сентябрьдә узган сайлау нәтиҗәсе буенча ике авыл җирлегенә яңа башлык билгеләнгән иде. Райондагы иң зур авыл башлыгы кәнәфиенә Баһаветдинов Ринат Рафикъ улы утырды. Азмы-күпме өч ай вакыт узды. Яңа ел алдыннан яңа башлыкка без дә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

- Ринат Рафикович, яңа эш урынына җитәкче буларак кереп китәсе авыр булмадымы? Ни дисәң дә, Норлат авыл җирлеге бит бу.
- Юк, авыр булды дип әйтә алмыйм. Башта кыенлыклар булды инде ул. Коллектив бердәм булгач, эшкә керешүе әлләни каршылыклар тудырмады. Район башлыгы урынбасары Фоат Шәмсиев тә кирәк урында киңәшләрен бирде. Рәхмәт яусын.
- Норлат авыл җирлеге сезне нинди проблемалары белән каршы алды? Төнлә уятып сорасалар, иң беренче кайсысын атар идегез?
- Минем өчен проблемаларның барысы да глобаль. Берсе дә куркытмады, хәл итәргә тырышабыз. Сельхозхимия территориясендәге йорт фатирлары документлар буенча хуҗаларныкы булып исәп­ләнсә дә, җирне үз исемнәренә рәсмиләштерә алмыйлар. Аннан күп балалы гаиләләргә бирелүче җирне межалау өчен акча каралмаган, әлегә. Шулай ук зират территориясен чистарту, авыл урамнарын карт агачлардан арындыру кебек мөһим эшләр тора. Боларның барысын да үзсалым акчасына башкарып чыгарга булыр иде. Әлеге сумма Норлатта 200 сум, бөтен кеше дә ел ахырына кадәр бу акчаны тапшырып бетерсә, 500 мең сум җыелыр, Хөкүмәт безгә ул акчаны 2 млн 500 сум итеп кире кайтарыр иде. Авыл халкы бердәм булып, аңлап эшләсә генә, проблемаларны чишә алабыз, дип уйлыйм.
- Буш вакытыгызны, әгәр дә ул булса, ничек уздырырга яратасыз?
- Гаиләм белән ял итәргә яратам, ишегалдында тавык-чебеш янында кайнашабыз.
- Могҗизалы бәйрәм - Яңа ел якынлаша. Аны кем белән каршы алачаксыз һәм кайда? Яңа ел табынында иң яратып сыйланган ризык ул нинди?
- Яңа елны гомер буе өйдә, гаиләм белән каршы алам. Улым, киленем, 3 яшьлек оныгым да кайта. Резедә апагыз өчпочмак, бәлеш кебек тәм-томнар пешерә. Каз, йә булмаса үрдәксез Яңа ел табыны әзерләгәнебез юк.
- Ринат Рафикович, сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз. Барлык уйлаган уй-ниятләрегез уң булсын, гаилә бәхете, сәламәтлек телибез.
Алия Гаязова әңгәмәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев