Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әни кеше өч баласын ачлыктан интектергән

Өч кыз баласын әни кеше өйдә үзләрен генә бикләп калдырган. Сабыйларның иң кечкенәсенә әле яшь ярым гына.

Хатын-кыз өендә ике тәүлек буе булмаган. Балаларның кычкырган тавышын тулай торактагы күршеләр ишеткән һәм тизрәк коткару хезмәтенә шалтыратканнар.

Ярдәмгә килгән вакытта ачлыктан иң кечкенә бала инде хәрәкәтләнә дә алмаган. Апалары да пычрак, ач һәм бик нык хәлсезләнгән хәлгә килгән була. Балаларны тиз арада хастаханәгә озаталар. Хәзер аларның хәле яхшыра, ди табиблар.

Балалар төрле әтидән. Әниләренә карата шушы хәлдән соң җинаять эше кузгатылган. Шунысы да ачыкланды: әле күптән түгел генә бу гаилә полициядә имин булмаганнар исемлегендә торган . Әмма шушы хәлгә кадәр берничә атна элек кенә исәптән төшерелгәннәр.

Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X