Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ни өчен Президент Илшат Ганиевны башка җитәкчеләргә үрнәк итеп куйды?

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Яшел Үзән муниципаль районына эшлекле визиты кысаларында, «Майский» теплица комбинатында да булды.

Соңгы елларда, дөньяда барган кризисларга өстән генә карап, бу оешма үсә, алга бара. Моңа дәлил булып аның үз хезмәткәрләре турында кайгыртуы, лаеклы яшәү өчен барлык шартларның булдырылуы тора. Башка предприятиеләрдә эшләүчеләр кызыгырлык хезмәт хакы да, торак белән тәэмин итү дә - биредә. Тиздән 40 гаиләгә яңа фатир ачкычлары тапшырылачак. Комбинатта юлын Рөстәм Миңнеханов помидорлар үстерү буенча яңа теплица блогын караудан башлады. 1,4 гектар мәйданлы объект, биредә масштаблы реконструкцияләр барышында торгызылган. Киләчәктә тагын 4,1 гектар җирне яңарту планлаштырыла. Бу - томат җитештерүне елына 900 тоннага арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
- Яңа блокта иң заманча җиһаз кулланыла: климат-контроль системасы, яктырту технологиясе, тамчылы су сибү җайланмасы һәм башкалар. Биредә яңа уңышны ноябрь башында ук җыеп алырбыз, дип өметләнәбез, - диде «Майский» ТК» ширкәте генераль директоры Илшат Ганиев.
Аннан соң Президент энергия белән тәэмин итү үзәген карады. Биредә һәрберсе 3,3 МВт көчле газ поршнялы 7 агрегат куелган. Әлеге энергия блогы барлыгы 23,5 МВт электр һәм 21 МВт җылылык энергиясе эшләп чыгара.
- Электр станциясен модернизацияләү проектын тормышка ашыру 20 гектар теплицаны яктылык һәм җылылык белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, - дип аңлатты комплекс җитәкчесе.
«Майский»да эшләүчеләрне тагын бер бәхет басты - комбинат территориясендә спорт комплексы ачылды. Ике катлы бина предприятие йортлары янында салынган. Биредә спорт инфраструктурасын үстерү бер объект булдыру белән генә тәмамланмаган, ерак түгел, җәй айларында баскетбол, волейбол уйнау өчен кулланылучы хоккей мәйданчыгы һәм футбол кыры да бар.
- «Майский» - техник яктан яңару белән бер рәттән социаль проектларга да акчасын кызганмаучы уңышлы предприятиеләрнең ачык мисалы. Әгәр дә сез җитди финанс нәтиҗәләргә ирешмәсәгез, бу эшләрне тормышка ашырып булмас иде. Конкурентлык зур булуга карамастан, республикада гына түгел, илебез яшелчә базарында да сатып алучылар табып, эффектлы эшли беләсез. Компания җитәкчелегенең грамоталы специалистларны җәлеп итү мәсьәләсенә җитди карашы һәм алар эшчәнлегенә кирәкле шартлар булдыру уңай нәтиҗә бирә. Республикабызда үзенең параметрлары белән дөньяның иң шәп практикаларына туры килерлек теплицалар комбинаты булуы белән без горурланабыз! - дип, билгеләп үтте Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов.
- Федераль программалар нигезендә, президентыбыз ярдәме белән республика үзе зур-зур спорт комплекслары төзи. Без андый объектлар салу буенча илебездә беренче! Шуңа күрә мин сезне котлыйм! Биредә «Майский» лылар гына түгел, мин кайгырткан Осиново бистәсе дә шөгыльләнә алачак. Татарстанда үз тырышлыгы белән шундый масштаблы эшләр башкара алырлык комбинат кебек көчле предприятиеләр күбрәк булсын иде. Бик зур рәхмәт! -диде, биредә яшәүчеләрнең шатлыгын уртаклашып, Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Илдар Гыйльметдинов.
Гөлнара Вәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X