Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мулла Иле булсын да... (1нче кисәк)

Мулла Иле авылы булсын да, зур тантаналы бәйрәм уздырмасын ди. Әйе, чыннан да, Мулла Иле авылы үзенең 775 еллыгын искиткеч олуг бәйрәм итеп билгеләп үтте. Бәйрәм авылдашларны, читтә яшәүче туганнарны, дусларны, танышларны җыйды.

Тантана иртән үк авыл зиратында мәрхүмнәрне яд итү белән башланып китте. Зиратта гарәп язулы борынгы кабер ташлары бик күп, язуларын да укып була. 1493 ел белән даталанган Рәҗәп Солтанга куелган, Тәмте хатай әл-болгарига 1784 елда куелган кабер ташлары авылның борынгылыгын раслыйлар, тарихын чагылдыралар. Авылның туган көне уңаеннан иске төрбәне (склеп) кызыл кирпечтән реставрацияләү эшләре башкарылды, гөмбәз куелды.
- Кабер ташларының язуларыннан күренгәнчә, бу авыл дөрестән дә бик борынгы. Хәтта Болгардан күчеп килгән халыкның нәселе дә монда килеп урнашкан икән, - дип сөйли ЯҮМР мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин.
Авылның түбән баш мәчете 1990 елда яңадан торгызылган иде, бүгенге бәйрәмдә анда вәгазь әйтелде. Күптән түгел генә ачылган югары баш мәчетендә өйлә намазы укылды. Сугыш кырында ятып калган сугышчыларга, сугыштан кайтып авылда хезмәт куйган ветераннарга һәйкәл янында дога укылды.

Гөлфинә Канакова.
Мулла Иле


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев