Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мөселман кешегә гыйлем алу фарыз: бишектән алып ләхеткә кадәр

Дөньяви гыйлемне дә, дини гыйлемне дә өйрәнергә тиеш. Рәсүлебез: «Кытайга барып булса да гыйлем алыгыз», - дигән.

Безнең өчен «Кытай» - шәһәребезнең «Тынычлык» мәчете булып чыкты. Без дигәнем - төрле яшьтәге ханым-апалар, яшь кызлар, мөхтәрәм мөгаллимәләр кул астында гарәпчә укырга-язарга, Изге Коръәннең аять-сүрәләрен дөрес итеп укырга өйрәндек. Дин, әхлак кануннары белән танышып, дин өлкәсендә бик күп белемнәр туп­лап, рухи дөньябызны баеттык. Әлхәмдулиллаһи раббил гаааләмииин, шундый күңелле, сөенечле көннәргә килеп җиттек - Изге Коръән битләрен ачып, үзлектән укый алганыбызга сөенеп туя алмыйбыз! Мәчетнең иң яшь мөгаллимәсе Ильмира ханым укыткан төркемнән өч сабакташыбыз мәшһүр «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керделәр. Шушы ук төркемдә өч ел белем алучы Гөлнур Габдрахманова исә Коръәннең 30нчы «Гаммә» парәсендәге 37 сүрәне яттан өйрәнеп сөйләп чыкты. Болар - остазыбызның хезмәт җимеше, аның сабырлыгы, таләпчәнлеге, сыйфатлы укыту методикасының нәтиҗәсе.
Дәресләргә бик теләп йөрдек, мәчет үзенә тартып тора. «Тынычлык» мәчете имамы Габдулхәким хәзрәт - тәкъвалы, тирән белемле шәхес. Мәчеттәге тәртипкә, яктылыкка, рухи җылылыкка сок­ланмый мөмкин түгел. Һәр җирдә хәзрәтнең үз эшенә битараф түгеллеге сизелә. Габдулхәким хәзрәт мәчет эшчәнлеген җанландыру өчен күптөрле чаралар үткәрә. Һәр елны мәчет ишегалдында дини китаплар ярминкәсе оештырылып килә. Ураза айларында һәр көнне мәчеттә күркәм ифтар мәҗлесләре уздырыла. Быел мәчеткә илтүче юллар тәртипкә китерелде. Монда белем алучы шәкертләрнең мәчет тормышына карата уй-фикерләрен, теләк-тәкъдимнәрен хәз­рәтебез анкета формасында белешеп чыкты. Тәкъдимнәргә колак салып, эшкә җикте.
Габдулхәким хәзрәт тәкъдиме белән күптән түгел мәчеттә белем алучы мөслимәләр арасында Коръән уку бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә остазлар Тәкыя, Миңлегөл, Рәисә, Ильмира ханымнарның сиксәннән артык шәкерте катнашты.

Асия Бәширова.

Язманың тулырак вариантын газетаның 36нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X