Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәрьям апа: «эшләгән чагымны сагынам!»

Ирләр төсле костюм-чалбар киеп, ирләр кебек машина йөртеп, ирләр сыман эшмәкәр булып дөнья куучы мөхтәрәм хатын-кызларыбыз гел аптырашта калдыра бит әле. Бер караганда, менә шулай ашкына-ашкына үз эшләрен оештырып чарланган ханымнар ирләр ярдәменә мохтаҗ да түгел кебек. Их, заманалар диген! Замана дип баш орырга ашыкмыйк, җәмәгать. Хәзергеләр генә түгел, үткән...

Ирләр төсле костюм-чалбар киеп, ирләр кебек машина йөртеп, ирләр сыман эшмәкәр булып дөнья куучы мөхтәрәм хатын-кызларыбыз гел аптырашта калдыра бит әле. Бер караганда, менә шулай ашкына-ашкына үз эшләрен оештырып чарланган ханымнар ирләр ярдәменә мохтаҗ да түгел кебек. Их, заманалар диген!
Замана дип баш орырга ашыкмыйк, җәмәгать. Хәзергеләр генә түгел, үткән гасырда да алдынгылыкны бирмәгән хатын-кызларыбыз шактый булган. Күгеш авылында яшәп яткан Мәрьям Мәсгутова белән танышкач, шундый фикергә килдем мин. Быел аңа 85 яшь тула.
- Сугыш башланып, көзгә кергәндә, олыраклар окоп казырга китте, ә мин, үзем теләп, колхоз эшенә чыктым. Башта, кечкенә булгач, эшкә алмыйча тордылар әле. Аннары инде кеше булмагач, нишләсеннәр - чык, дип ризалаштылар. Шуннан бирле хезмәттә мин, - диде ул.
Иген иккән, терлек караган, яшелчә үстергән... Көч һәм чыдамлык таләп иткән авыр эш белән чыныккан ул. Мәрьям апа ул чакларны бар нечкәлекләре белән хәтерләми дә инде. Әмма аның ничек эшләвен аңлавы кыен түгел. Шул елларда бирелгән орден-медальләре, мактау кәгазәләре бихисап аның. Сугыш бетеп, бер ел үткәч, бирелгән - «1941-45 Бөек Ватан сугышы елларында фидакяр хезмәте өчен» дип аталган медале - иң беренче дәүләт бүләге икән. Алдынгы эшчеләр генә бүләкләнгән андый медаль белән.
Мәрьям апаның мактау кәгазьләре арасында шул елларда төшкән фоторәсемнәре дә шактый. Безнең як авыл кешеләренең узган гасырдагы тормышын чагылдыра алар. Менә Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы алдынгылары делегациясе Мәскәүдәге Кремль сараенда. 1954 елның 10 февралендә төшкән фото рәсемдә Мәрьям апаны табуы кыен түгел: икенче рәттә уңнан беренче ул... Яшелчә үстереп танылган бригадир кызга шул олы җыелышта чыгыш ясарга тәкъдим итәләр.
- Мин сөйли белмим, эш бирегез - эшләп күрсәтәм мин сезгә! - дигән ул туры итеп.
Билгеле, шушы колхозда «Социалистик Хезмәт Герое» исеме алган атаклы Зәйнәп Садыйкова белән дә эшләргә туры килә аңа. Дөрес, Зәйнәп Садыйкова, 1955 елда рәис итеп билгеләнгәч, ничектер борчаклары пешми башлый, бригадир итеп тә колхозда башка кеше билгеләнә. Танылган җитәкче белән эшләгән киеренке еллар йөрәгендә язылган аның. Хәзер инде көлемсерәп искә ала ул чакларны. Колхоздан китәсе елны танылган җитәкче, ниһаять, аның белән кешечә аңлашырга теләп: «Кара әле, Мәрьям, мин синең эшли алуыңны моңарчы күрмәгәнмен икән, гафу ит мине. Әле мин сине кеше итәм!» - дигән. Тик бар эшне дә биш бармагыдай яхшы белгән Мәрьям апа да горур.
- Мин болай да кеше ич инде, Зәйнәп апа! - дип сөйләшүдән тайпылган ул.
Авыр хезмәт белән бергә Мәрьям апа буынына эләккән тагын бер кыенлык та аны урап узмый. Ул кияүгә чыга алмый кала. Хәер, өйләре тынып тормаган үзләренең. Әтисе вафат, ә әнисе дүрт малай һәм биш кыз белән калган була. Бала карау, бала үстерү аңа да тәтегән.
- Хәмделбану апаның өч баласын үзем карап үстердем, - диде ул.
Ялгызлык авыргач килә икән. Моннан өч ел элек аның ике аягы да йөрми башлый. Өйдә генә утырырга мәҗбүр ул хәзер. Түшәмгә бәйләнеп куелган бауга тотына-тотына гына ятагыннан күтәрелә ала... Дөрес, социаль яклау бүлегеннән килеп караучы бар. Туган-тумачалары да кереп чыккалыйлар. Менә Норлатта яшәүче Зөләйхә апасының малае Фәрит еш кына килеп хәлен белешә икән. Барыбер күбрәк ялгызы утыра өйдә.
- Хәтирәләрем белән яшим, үзем генә калып уйланырга өйрәндем инде, - ди Мәрьям апа.
Тормышыңның кайсы еллары сагындыра соң, дип сорагач, ул:
- Тәмам алҗыганчы эшләп кайтып, төш күрмичә дә йоклап иртән иртүк тагын эшкә чыгып йөгергән чакларны сагынам, - дип җавап бирде.
Әйе, аның бар белгәне - хезмәт. Хәзерге ханымнар, эшем иясе булып, ничек кенә ашкынып дөнья кумасыннар, барыбер ифрат та күп хезмәт куйган Мәрьям апа чордашларын уздыра алмаслар кебек.
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев