Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәрхәмәтлерәк булсак иде, авылдашлар!

Яшел Үзән районының Олы Яке авылы районның төньягында үзәнлектә урнашкан. Урманнар, таулар, елга-сулыклар әйләндереп алган бу авыл 1575 елларда ук яшәгән дигән фикер бар.


Авылның каян һәм кайчан килеп чыгышы 100% билгеле булмаса да, әлеге елгы кабер ташы табылган. Элек тау өстендә урнашкан вакытта халык арасында йогышлы ваба авыруы таралып, авыл түбәнлеккә күченгән. Халык «Фәхри яры» дип йөрткән урында элекке заманнарда шул исемдәге кешене үтереп күмгәннәр. «Гөлчирә яры» дип йөртелгән урында 13 яшьлек кыз яз көне ак балчыкка басылып үлгән. «Үлем үзәнлеге» дип аталган урында бер-бер артлы өч кешенең гомере өзелгән. «Роща» урманында колхоз төзелгән елларда коммунист хатын Гаптиеваны үтереп, кырмыска оясына күмеп киткәннәр. Саный китсәң, авыл халкы кичергән вакыйгалар буа буарлык. Димәк, авыл борынгыдан килгән һәм күпне күргән дигән нәтиҗә ясарга мөмкин.
Авылы булгач, халкы бар, халкы булгач, үлем-китеме дә була, билгеле. Үзәк өзгеч югалтуларны куенына кочкан зират авыл янында урнашкан. Авыл картлары халыктан җыелган акчага зиратны яңа койма белән әйләндереп, буяп куйдылар. Монда туып та өлгермәгән сабыйлардан алып, йөз яшьтән узып дөнья куйганнарга кадәрге кардәшләребез ята. Мәңгелек йортыбыз һәркемне сыйдыра. Туган-тумача, кан-кардәшләр шунда яткан иптәшләребезнең каберләрен чистартып тота, рәхмәт. Тик зур ләкин бик күңелсез тамашага юлыктыра.

Исемем редакция өчен генә.

Язманың тулырак вариантын газетаның 45нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X