Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мошенникларның чираттагы корбаны

Яшел Үзәндә яшәүче пенсионер хатын улын коткару өчен мошенникларга 134 мең сум акча күчергән.

Мошенниклар 63 яшьлек хатынның өй телефонына төнге икедә шалтыраткан. Тавыш буенча хатынга ул улы кебек тоелган. Җитди җинаять кылган улын "коткарган" өчен хокук саклау органы хезмәткәренә 200 мең сум акча таләп ителүе әйтелү белән хатын куркудан аларга кулында 15 мең сум гына акчасы, банк вкладында 100 мең сумы булуын хәбәр иткән. Башта ул мошенниклар исәбенә - 15 мең сум, икенче көнне 100 мең сум акча күчергән. Кызганычка, шул түләүләрдән соң гына улының исән-сау, өйдән беркая да чыкмаган булуы ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев