Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мошенникларга акча күчерүчеләр күбәйгән

3 февральдә Яшел Үзәндә яшәүче 80 яшьлек ир иртән, Казанга киткән улын коткарам дип, мошенникларга 30 мең сум акча күчергән.

Өй телефонына билгесез кеше шалтыратып, аның улының җитди ДТП чыгаруын һәм моның өчен каты җинаять җәзасы каралуын белдерә, ерактан гына елаган тавыш та ишетелеп тора (улына 50 яшь). Мошенниклар проб­леманы хәл итү өчен карттан 30 мең сум акча сорыйлар. Пенсионер үзенең кәрәзле телефоны номерын әйтеп, өйдән акча алып якындагы терминалга улын бәладән коткарырга чыгып «йөгерә». Бу вакытта мошенниклар аның белән һаман элемтәдә тора. Акча күчергәннән соң, пенсионер улына шалтырата һәм шунда гына аның бернинди дә авариягә эләкмәвен ачыклый. Шул ук көнне мошенниклардан Карамалы Тауда яшәүче 62 яшьлек хатын да зыян күрә. Ул популяр сайтларның берсендә йорт сату турында игълан урнаштыра. Сатып алучы шунда ук табыла. Ул аңа йортның бик ошавын һәм аны беркемгә бирмәскә кушып алдан акча түләү өчен хатыннан банк картасының номерын сорый. Пенсионерка, мошенникларга ышанып, акча күчерү өчен парольне дә атый. Шуннан соң картасыннан аның үзенең 17 мең сум акчасы югала. Моннан алдарак тагын бер пенсионер картасыннан 29500 сум акчасы югалу турында хәбәр иткән була. Берничә ай алдан аферистлар аңардан, сатып алынган медицина препараты өчен компенсация түлибез дип алдап, банк картасы ачтыралар, ә «Мобиль банк»ны үзләренең телефонына тоташтыралар. Аннан соң инде «личный кабинет»ка кереп акчаны күчерәсе генә кала.
4 февральдә биш яшел үзәнленең телефоннарына шундый «аучылардан» шалтыратулар була. Әмма алар алданудан куркып, акча күчермиләр.
Лилиана Куликова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев