Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мошенниклар остара

Өч көн эчендә генә дә дүрт яшел үзәнленең банк картасыннан 22 мең сум акчасы югала.

38 яшьлек хатынның телефонына билгесез сайтка сылтанган ММС килгәч, ул шул сайтка керергә маташып карый, әмма керә алмый. Мошенникларга аның телефонына зыянлы программа кертеп, «Мобильный банк» сервисына керү өчен шул да җитә һәм хатынның картасыннан бар булган акчасы югала. Икенче берсенең картасыннан - 7 мең сум, өченчесенең 10 меңе юкка чыга. Боларның барысы да «Мобильный банк» хезмәте аша эшләнә.
Шундый хәлләр булмасын өчен «Мобильный банк» хезмәтеннән баш тартырга, шикле сылтамага һәм сайтларга кермәскә, телефонга антивирус программасы куярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев