Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мошенниклар кесәсен калынайтучы яшел үзәнлеләр арта

29 гыйнварда эчке эшләр бүлегенә социаль челтәрдә мошенниклар корбаны булган 23 яшьлек яшел үзәнле мөрәҗәгать итә. “Иске дустына” бурычка акча бирәм дип ул 4 мең сумнан артык акчасыннан колак кага.

Полициягә социаль челтәр аша хакерлардан зыян күргән кешеләр мөрәҗәгать итүләр дәвам итә. Алар исеменнән мошенниклар дуслары белән аралаша башлый һәм бурычка акча сорый. Соңгы мөрәҗәгать итүче егет белән дә шулай килеп чыга. Аңа Казандагы бер иптәше бурычка акча сорап тора. Яшел үзәнле бу мәгълүматны тикшереп-нитеп тормый, соралган сумманы мошенник картасына күчерә. Берничә көн алдан  аферистлар кармагына социаль челтәрдә экология өчен көрәш төркеме ачарга теләгән 56 яшьлек ир эләгә.  Билгесез администратор аңардан 570 подписчиклы төркем “раскруткасы”  өчен түләү сорый. Ир мошенникларга 12 мең сум акча күчерә.

Хәзер әлеге ялганчыларның шәхесен ачыклау һәм эзләү буенча эш алып барыла. Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге кисәтеп шуны җиткерә: виртуаль сатып алучылар белән алыш-биреш ясамагыз, бәлагә тарыган “танышыгызга” ярдәм итәр алдыннан мәгълүматны кат-кат тикшерегез.

Лилиана Славкина  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенничество в долг